Тәтештә машина йөртүче студентларның “Автосессия – 2022” конкурсы булды
Тәтештә машина йөртүче студентларның “Автосессия – 2022” конкурсы булды, ул районның ЮХИДИ, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Буадагы профилактика бүлеге белгечләре һәм Тәтеш автомәктәбе хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
Конкурс “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүчеләр” һәм “Машинаны фигуралар ясап йөртү” этабында узды. Бәйге нәтиҗәләре буенча, гражданнарны яклау көллияте студенты Дмитрий Вавилов беренче урынны алды, икенче урында – шушы ук уку йортыннан Дмитрий Мисташкин, авыл хуҗалыгы техникумыннан Никита Шадрин өченче булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев