Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

ЮХИДИда мотоциклда, мопедта, скутерда йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр.

Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Тәтештә Октябрьнең 25 еллыгы урамында балигълык яшендә булмаган ике баланы тоткарлаган.

(Тәтеш, 10 июнь, “Тәтеш таңнары”).
Районның ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре Тәтештә Октябрьнең 25 еллыгы урамында балигълык яшендә булмаган ике баланы тоткарлаган.

Хокук сакчылары яшьләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрендә каралган махсус шлемны кимичә генә ике көпчәкле транспортта баруларын күреп алганнар. Икенче үсмер мотоциклны йөртү таныклыгыннан башка гына иярләгән.

–  Мопед һәм мотоцикл иярләүчеләр юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен автомобиль йөртүчеләр белән бер үк тәртиптә административ җаваплылыкка тартыла. Шулай итеп, мотоциклны яки скутерны йөртү таныклыгыннан башка иярләүчеләр өчен 5 мең сумнан 15 мең сумга кадәр штраф каралган (РФ АХ Кодексының 12.7нче маддәсе 1нче өлеше). Мотоциклда яки мопедта шлемсыз йөргән өчен мең сум түләргә туры киләчәк. Ике көпчәкле транспорт пассажирларына да шушы ук җәза каралган. Балаларга мотоциклны (мопедны) мотошлемсыз һәм транспорт йөртү таныклыгы булмаган килеш йөрткән өчен штраф түләргә туры киләчәк, – дип аңлата Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис ­Фаризов.  – Ата-аналарга юл хәрәкәте кагыйдәләре кысаларында мопед төшенчәсенә скутер төшенчәсе дә керүенә игътибар итәргә кирәк, ягъни скутерлар өчен юл хәрәкәте кагыйдәләре 2022 елда мопедларныкына охшаш. Мопедлар һәм скутерлар көндезге йөрүдәге махсус утлар белән җиһазландырылган булырга яки, алар урынына шофер фараның якыннан яктыртучы утын кулланырга тиеш. Шофер үз урынына утыргачтын ук фараны кабызырга тиеш. Шоферның иминлеге якыннан яктыртучы утны кабызудан  турыдан-туры бәйле. Скутер йөртер өчен хәзерге вакытта минималь яшь билгеләнмәгән, ләкин мопед йөртер өчен теләсә нинди категориядәге шоферлык танык­лыгы кирәк, аны фәкать 16 яшь тулгач кына  алырга мөмкин. Шуңа күрә скутерны 16 яшьтән генә ­йөртергә ярый.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев