Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Бурыч – юлларда һәлакәтләрне булдырмау

Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов агымдагы елның өч аенда аварияләрнең торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чаралары буенча чыгыш ясады

(Тәтеш, 31 март, “Тәтеш таңнары”). Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Тәтеш районы комиссиясе утырышында юлларны карап торуга, балалар белән профилактик эш оештыруга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләрен анализладылар.

Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе, Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Аркадий Семенычев үткәрде.
Тәтеш районының эчке эшләр бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов агымдагы елның өч аенда аварияләрнең торышы һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү чаралары буенча чыгыш ясады.

– Безнең бурыч – юл-транспорт һәлакәтләренең, зыян күрүчеләрнең һәм үлүчеләрнең санын киметү, – дип билгеләп үтте ул. 
Шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Алексей Никоноров 2021-2022 елларның кышкы айларында җирле әһәмияттәге автомобиль юлларын карап тору буенча башкарылган эшләр, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны җайга салу буенча күрелә торган чаралар һәм планлаштырылган инженерлык чаралары турында хәбәр итте.

Беренче чиратта – барлык дәрәҗәдәге автомобиль юлларындагы юл тамгаларын яңарту, ясалма тигезсезлекләрне төзекләндерү, җәяүлеләр өчен билгеләнгән юлларда диодлы яңа юл билгеләре кую. Олы Тархан урта мәктәбе, шәһәрнең “Миләшкәй”, “Башаккай” балалар бакчалары – шундый объектлар исемлегендә. 
Шәһәрдәге үзәк урамнардагы кешеләр күпләп йөри торган җәяүле кичүләрен диодлы яңа юл тамгалары белән җиһазландыру планлаштырыла.

Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ идарәсенең профилактика бүлегенең Буа бүлегендәге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова Тәтеш районында үткәрелә торган төрле чаралар, конкурслар турында сөйләде, ата-аналар, балалар белән юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча эшне көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте. 

Казанның  үлчәү һәм габарит контролен тәэмин итү буенча ТИ бүлеге начальнигы Олег Космаков зур йөкләр ташучы транспортларның хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү, мәҗбүри техник тикшерүне тәмамлау турындагы мәгълүматлар хакында хәбәр итте.

Татарстанда авыр йөкләр ташучы, күчәр көчә­неше норма күрсәткечләреннән артып китүче транс­портларга юлда йөрүгә 2022 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр вакытлыча чикләү кертелә. Республиканың төбәк һәм муниципальара юллар өчен иң кимендә рөхсәт ителә торган йөк бер күчәргә 6 тонна тәшкил итә. 
Утырыш ахырында юллардагы аварияләрне киметүгә һәм юл хәрәкәте иминлеген арттыруга юнәлдерелгән карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев