Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Чит ил шоферлары – аерым контрольдә

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе 21 марттан 30 мартка кадәр оператив-профилактик чара уздыра, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүче чит ил кешеләре туктатыла.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе 21 марттан 30 мартка кадәр оператив-профилактик чара уздыра, аның барышында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучы машина йөртүче чит ил кешеләре туктатыла.

– “Юл хәрәкәте иминлеге турында”гы закон нигезендә юридик затларга һәм шәхси эшмәкәрләргә транспорт чаралары белән идарә итүгә тиешле категорияле Россия милли машина йөртү таныклыгы булмаган машина йөртүчеләрне эшләтү тыела, – дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе начальнигы Рәмис Фаризов.

Шуны да истә тотарга кирәк, әлеге тыю Кыргызстан гражданнарына, шулай ук рус телендә сөйләшүче Белоруссия, Көньяк Осетия, Казахстан һәм Абхазия гражданнарына кагылмый.

Әгәр компания Россия милли йөртү таныклыгы булмаган чит ил йөртүчесен эшкә алса, аның гамәлләре РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.32.1нче маддәсенә эләгәчәк, бу гамәл 50 мең сум күләмендә административ штраф рәвешендәге җәза бирүне күз уңында тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев