Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Эшләнде дип әйтер өчен генә булырга тиеш түгел

Юл хәрәкәте иминлеге буенча ведомствоара комиссиянең киңәйтелгән утырышы кысаларында Тәтеш районы юлларындагы хәлләрне тикшерделәр/

(Тәтеш, 21 июль, «Тәтеш таңнары»). Утырыш район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов җитәкчелегендә ТР буенча Эчке эшләр министр­лыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмә­тенең аерым махсуслашты­рылган батальон командиры урынбасары Андрей Лукин ­катнашында узды.  

Россия Эчке эшләр министр­лыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге өлкән дәүләт инспекторы Ильмир Гарипов агымдагы елның 6 аенда районда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре турында бәян итте. 

– Отчет ясау вакытына районда ике юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда бер кешенең гомере өзелде, икесе җәрәхәтләр алды. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 846 очрагы ачык­ланды, шулардан 37се – исерек хәлдә транспорт йөртү (узган елның шушы вакытында  – 27), 11е (узган елның шушы вакытында – 21) транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән яки йөртү танык­лыгы булмаган килеш  транспорт белән идарә итү, 246 факт  (узган елның шушы вакытында – 236) иминлек каешын эләктермичә транспорт йөртү һәм башкалар, – дип билгеләп үтте Ильмир ­­Илсур улы.

Аның әйтүенчә, алты ай нәтиҗәләре буенча райондагы 65 кеше суд карары нигезендә транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шуларның берсенең шоферлык таныклыгы алынмыйча калган. Районда 16 бурычлының – 10 мең сумнан артык, икесенең 50 мең сумнан артык әҗәте бар. 

Тәтеш һәм Тәтеш районы буенча дәүләт техник күзәтчелек идарәсе бүлеге начальнигы Сергей Балантаев үзйөрешле техниканың һәм тагылма арбаларның техник торышын тикшерү эшчәнлеге хакында, “Авангард” газета­сының баш мөхәррире Елена Калашникова дәүләт автоинспекциясенең абруен күтәрә торган чараларны яктыртуны оештыру буенча массакүләм мәгълүмат чараларының хезмәт нәти­җә­ләре турында хәбәр итте. “Башаккай” балалар бакчасы мөдире Ольга Похлебкина балаларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалау һәм балалар бакчасында ЮИД эшчәнлеген киң җәелдерү чаралары оештырылуы турында чыгыш ­ясады.

– Тәтеш районындагы автомобиль юлларының бүленгән полосаларын һәм юл буе полосаларын тикшерү барышында “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ белгечләре һәм  “Главтатдортранс”ның эшнең контроль сыйфаты һәм кабул итү бүлеге хезмәткәрләре хезмәт күр­сәтү объектларының алты рөхсәтсез тоташтыру гамә­лен ачык­лады. Милек­че­ләрнең берсе дә бүгенге көнгә кадәр язмача рөхсәт алу өчен мөрәҗәгать итмәде. Әлеге объектлар юл хәрәкәте иминлеге таләпләрен бозып эшли, – дип билгеләп үтте Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ территориаль идарәсе начальнигы Наил Агишев.   

Утырышта катнашучыларга ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ юл-патруль хезмәтенең аерым махсуслаштырылган батальон командиры урынбасары Андрей Лукин мөрәҗәгать итте:

– 2023 елның беренче ярты еллыгында Татарстанда 1510 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 114 кешенең гомере өзелде, 1826 кеше имгәнүләр алды. Узган елның шушы вакыты белән чагыштырганда, юл-транспорт һәлакәтенең саны бераз арткан вакытта, үлүчеләрнең саны – 14 кешегә, имгәнүчеләрнең 8 кешегә ким булуы игътибарга алына. Мәктәп автобусларын тикшергәндә сез гадел булырга тиеш. Әгәр дә хәтта зур булмаган хокук бозулар ачыкланган вакытта гына да катгый чаралар кулланырга: эшләнде дип әйтер өчен генә булырга тиеш түгел. Балаларыбызның гомере автобусларның техник торышына һәм машина йөртүчеләрнең осталыгына бәйле. Урам-юл челтәрендәге кимчелекләрне бетерү, светофорның хезмәт күрсәтүчәнлеген күзәтү буенча эшләргә кирәк. Уртак тырышлык белән генә без һәлакәтләрне киметә һәм юлларны куркынычсызрак итә алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев