“Имин тәгәрмәч” әйләнә
Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары кагыйдәләрне белүләрен, велосипедта йөрү һәм юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен, шулай ук 1нче мәктәптә узган “Имин тәгәрмәч” республика конкурсының муниципаль этабында иҗади талантларын күрсәттеләр.
(Тәтеш, 28 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Конкурс укучыларда сәламәт һәм имин яшәү рәвеше культурасын булдыру максатыннан үткәрелә. Традицион конкурста быел районның белем бирү оешмаларыннан 13 команда катнашты.
Тантаналы ачылышта балаларга район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина мөрәҗәгать итте:
– Әлеге ярышлар сезнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүегезне ныгытачак, киләчәктә – сез үсеп буй җиткәч, җәяү генә йөрмәссез бәлкем, шоферлар да булырсыз, аларның һәркайсы юлларда үз-үзеңне тоту культурасына ия булырга тиешләр.
Юлның яшь инспекторлары экипажлары алты станциядә: “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр”, “Ашыгыч ярдәм күрсәтү нигезләрен белү”, “Автошәһәрчек”, “Велосипедны бормаландырып йөртү”, “Тормыш иминлеге нигезләре”, “Юл хәрәкәте иминлеге өчен – бергәләп” иҗади конкурсында булдылар.
Кайбер катнашучылар велотрассаны җиңел генә үтә алдылар, икенчеләре медицина биремен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча тестларны бик яхшыга үтәделәр. 1нче урта мәктәп укучылары уртаклашканча, аларга бөтен җирдә дә җиңел булган, медицина буенча сораулар гына кыенлыклар тудырган.
Кырыс жюри әйтүенчә, командалар яхшы теоретик, гамәли әзерлек һәм җиңүгә зур ихтыяр күрсәттеләр.
– Юл хәрәкәте тормышыбызның аерылгысыз өлеше булып тора. Шуңа күрә районыбызда яшәүче һәр кешегә юл хәрәкәте кагыйдәләрен урамда да, шулай ук автомобильдә дә үтәргә кирәк. Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары – юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда дәүләт автоинспекциясенең иң якын ярдәмчеләре. Алар яшьтәшләренә уңай үрнәк күрсәтәләр, бу, үз чиратында, юлларда имгәнүләрне булдырмаска ярдәм итә. Бу җәйге каникуллар алдыннан аеруча да әһәмияткә ия, – дип билгеләп үтте Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.
Ярыш нәтиҗәләре буенча, 2нче урта мәктәптәге юлның яшь инспекторлары җиңүчеләр дип танылды, икенче урынны 1нче урта мәктәп укучылары алды, өченче урында – килдешлеләр, дүртенчелекне нармонкалар алды, бишенче урынны бакырчылар яулады.
Җиңүчеләргә һәм призерларга югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен Казан шәһәрендәге “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның Буа территориаль идарәсенең профилактикалау бүлеге исеменнән грамоталар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев