Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юл йөрү кагыйдәләрен балачактан өйрәтәләр

Юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядларының 50 еллыгы кысаларында, район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тәүлекнең караңгы вакытларында киемгә яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрүне киң җәелдерү буенча чара булып үтте.

(Тәтеш, 4 март, “Тәтеш таңнары”).

“Күренеп тор – яктыртып!” дип исемләнгән ак­ция­дә шәһәрдәге балалар бакчалары сабыйлары һәм аларның ата-аналары, мәктәп укучылары, студентлар, юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары катнашты. 

Чара кысаларында ки­ем­дә яктылык кайтаргыч әйберләр тагып йөрүне киң җәелдерү буенча профилактик әңгәмәләр уздырылды. Ахырдан балалар һәм олылар флешмобта ­катнаштылар.  

– Мондый чаралардан соң балалар мине яктылык кайтаргыч әйберләр­дән файдаланырга кирәклегенә өйрәтәләр. Юл аркылы чыкканда үзләре үк: “Мине кулымнан тот”, –дип әйтәләр һәм тәүлекнең ка­раңгы вакытында күр­сен­нәр өчен, яктылык кайтаргыч әйберләр сатып алуны үтенәләр, – дип уртаклашты ­Наталья ­Дубровина.  

“Күренеп тор – яктыртып!” акциясе Казан шәһә­рендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУның профилактика бүлеге территориаль идарәсенең Буа бүлегенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова һәм Тәтеш автомәктәбе тарафыннан оештырылды.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев