Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Юл хәрәкәте имин булырга тиеш

Акциянең максаты: юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем-җитемне һәм имгәнүләрне киметү, юлларда хокук бозуларга каршы эш алып бару, шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләрне искә алу.

Татарстанда 13 нән 19 ноябрьгә кадәр Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләрендә гомерләре өзелүчеләрне искә алу көненә багышланган юл хәрәкәте иминлеге чаралары: профилактик акцияләр, дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләренең юл хәрәкәтендә катнашучылар, предприятие һәм оешмаларның хезмәт коллективлары белән очрашулары, мәгариф оешмаларында ачык тематик дәресләр һәм ата-аналар җыелышлары гамәлгә ашырыла. Чараларда предприятие һәм оешма хезмәткәр­ләре, уку йортлары студентлары, мәктәп укучылары, балалар-яшүсмерләр автомәктәбе укучылары, яшь инспектор хәрәкәте, дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешма вәкилләре, медиашәхесләр катнаша.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев