ЮХИДИ тәрәзәсе
Күңелсез очрашу
ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, дүшәмбе көнне Тәтешнең Горький урамында машина руле артына утырган 36 яшьлек Ульян өлкәсе кешесе туктатыла.
Дәүләт автомобиль инспекциясе базасы буенча тикшергән вакытта әлеге гражданинга юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен, ул фото- һәм видеотеркәү юлы белән ачыкланган, 17 административ штраф салынуы, шуның сигезенә түләү вакыты чыккан булуы раслана. Шунлыктан шоферга сигез административ материал тутырыла, алар аның теркәлү урыны буенча җәмәгать судына җибәрелә.
Белешмә
РФ Административ хокук бозу кодексының 20.25 маддәсе 1нче өлеше нигезендә, административ штрафны түләмәгән өчен җаваплылык түләмәгән суммага ике тапкырга артык күләмдә административ штраф салуга җәлеп итә, әмма 1 мең сумнан да ким түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев