Нармонка авылында яшәүче күп балалы гаилә көтелмәгән бүләк алды
“Игътибар – балалар” һәм “Бала – төп пассажир!” дип аталган профилактик чараларда, Алтынчы глобаль иминлек атнасы кысаларында, район дәүләт автоинспекторлары 5 бала тәрбияләүче Кузьминнар гаиләсенә автокресло бүләк иттеләр.
(Тәтеш, 29 май, "Тәтеш танңары").
– Кечкенә пассажирлар өчен юлда төп һәм иң нәтиҗәле саклану чарасы булып балаларны тотып тору җайланмасы тора, – дип ассызыклады Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов һәм күп балалы гаиләгә нык сәламәтлек һәм иминлек теләп бүләк тапшырды.
“Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт учреждениесенең әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова балаларга яктылык кайтаргыч белән рюкзаклар бүләк итте һәм юл йөрү куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында белешмәлекләр таратты.
– Без мондый бүләккә шат, – дип рәхмәт белдерде гаилә башлыгы Александр Кузьмин. – Безнең олы балага – 13, ә кечесенә – 4 яшь. Бү бүләк бик урынлы.
Балалар утыргычы балалар имгәнүен һәм юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем очракларын булдырмауның иң нәтиҗәле чарасы булып тора.
Быел районыбызда балигъ булмаган бала катнашында юл-транспорт һәлакәте тер-
кәлгән, анда машина йөртүче гаепле булган, ул җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән. 2020 елда юл һәлакәтендә 10 һәм 16 яшьлек 2 яшүсмер зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев