Осталыкларын күрсәттеләр
Тәтештәге 2нче урта мәктәп командасының май аенда район данын Дәүләт автоинспекциясенең 85 еллыгына багышланган “Имин тәгәрмәч-2021” республика бәйгесендә яклыйсы бар.
(Тәтеш, 29 апрель, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш татар урта мәктәбе базасында булып узган муниципаль этапта яшь инспекторлар үзләренең юл хәрәкәте кагыйдәләре белемен, беренче ярдәм күрсәтү, юлда үзеңне имин тоту, шулай ук велосипед белән виртоуз рәвештә йөрү нигезләрен күрсәттеләр. Командалар “Юл хәрәкәте иминлеге өчен – бергәләп” дигән иҗади бәйгедә ораторлык осталыгында ярыштылар – юлларда имин йөрү турында киң таныту пропагандасы уздырдылар.
Бәйгедә райондагы гомуми белем бирү оешмаларының барлыгы 11 ЮЯИ отряды катнашты. Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучылары барлык сынауларны яхшы үтәп, җиңүгә ирештеләр. Нармонка урта мәктәбе отряды икенче урынны алды, Тәтештәге 1нче урта мәктәп өченче булды. Татар мәктәбе дүртенче урынны яулады, килдешлеләр бишенче урында. Җиңүчеләр һәм призерлар Казан шәһәренең “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” ДБУның Буа профилактика бүлегеннән Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар.
– Бәйге юл хәрәкәте кагыйдәләренә хөрмәт уятуга, тәртипне арттыруга йогынты ясый, – дип уртаклашты районның ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. – Юлларда иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә аерым игътибар бүлеп бирелә. Балаларның юл-транспорт имгәнүен профилактикалау, юлларда имин йөрүне пропагандалау – ул бик мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев