Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Таныклыктан да, иректән дә мәхрүм итәргә мөмкиннәр

Агымдагы айда 6 шофер исерек хәлдә тоткарланган.

(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таннары").

Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, Тәтеш районы юлларында 2021 ел башыннан 49 шофер исерек хәлдә ­тоткарланган (узган елның шушы ­вакытында – 36 булган). 

Агымдагы айда 6 шофер исерек хәлдә тоткарланган. Шуның берсе, элек исерек килеш машина руле артына утырган өчен административ җәзага тартылган һәм транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән килеш тә, кабат сәрхүш хәлдә машина йөртергә утырган. 
Полицейскийлар искә төшерәләр, транспортны исерек хәлдә йөрткән шоферлар машина йөртү таныклыгыннан гына түгел, ике елга кадәр иректән дә мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Элеккеге җәза вакыты чыкканга бер елдан да артмаган очракта, хокук бозу икенче тапкыр кабатланган дип санала. Җәза бирү маддәсенең санкциясе 200 меңнән 300 мең сумга кадәр штрафны күз уңында тота.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев