Татарстанда дүрт көн эчендә дәүләт автоинспекторлары очрашуга чыккан 153 машина йөртүчене тоткан
Акция 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда дүрт көн эчендә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як полосага чыккан 153 машина йөртүчене тоткан. Акция 31 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Инспекторлар билгеләп үткәнчә, очрашуга чыгу еш кына үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәтләренә сәбәпче була. 2025 елда Татарстанда каршы як полосага чыгу сәбәпле 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда 28 кеше үлгән, тагын 92се җәрәхәтләр алган.
Ведомствода искә төшерәләр: каршы як полосага чыккан өчен 7500 сум штраф яки алты айга кадәр йөртү хокукларыннан мәхрүм итү, ә кабат бозган очракта — бер елга идарә итү хокукыннан мәхрүм итү каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев