Тәтеш районында “Каршы як полоса” профилактик чарасы уза
Ноябрьнең 21 нән 30 на кадәр үткәрелүче операция барышында юл-транспорт һәлакәтләрен, каршы як полосага чыгу белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга чик куюны һәм кисәтүне профилактикалау уздырыла.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре искә төшерә, Россия Федерациясе АХБ кодексының 12.15 нче маддәсе 4 нче өлеше буенча хокук бозган шофер биш мең сумга кадәр штраф яки транспорт йөртү таныклыгыннан ярты елга мәхрүм итү төрендәге җәзага тартыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев