Тәтештә 5 мартта кар түгү дәвам итәчәк
Дәүләт автоинспекциясе машина хуҗаларына мәктәп һәм китапханә янында транспорт куймаска киңәш итә.
Бүген, 5 мартта, «Тәтеш» ҖЧҖ Тәтештә кар җыю һәм түгү эшләрен башкарачак. Чистарту эшләре Тәтештәге 1нче урта мәктәп һәм балалар китапханәсе тирәсендәге территорияләргә кагылачак - эшләр көн дәвамында башкарылачак.
Тәтеш районы дәүләт автоинспекциясе машина хуҗаларыннан машиналарын әлеге объектлар янындагы юлда калдырмауларын сорый. Бу тоткарлыкларны булдырмаска һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Кагыйдәләрне бозып куелган автомобильләр эвакуацияләнергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев