Тәтештә «Яшел ут» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды
Конкурста районның 7 мәктәпкәчә учреждениесе һәм 5 педагог катнашты.
Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы базасында балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау буенча «Яшел ут» республика конкурсының район этабына йомгак ясалды.
Конкурста районның 7 мәктәпкәчә учреждениесе һәм 5 педагог катнашты. Барлык катнашучылар да балалар, ата-аналар һәм җәмгыять белән юлларда куркынычсыз тәртип кагыйдәләрен өйрәтү буенча эш тәҗрибәсе тәкъдим иттеләр.
Жюри карары белән урыннар түбәндәгечә бүленгән:
тәрбиячеләр арасында:
3 урын – Артемьева Светлана Николаевна, Тәтеш шәһәренең «Березка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
2 урын - Земкова Ольга Геннадьевна, Тәтеш шәһәренең «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбиячесе;
1 урын – Лабутина Ләйсән Рәфис кызы, Тәтеш шәһәренең «Рябинушка» балалар бакчасы тәрбиячесе.
мәктәпкәчә учреждениеләр арасында:
3 урын — Тәтеш шәһәренең «Березка» балалар бакчасы;
2 урын — Тәтеш шәһәренең «Әкият» комбинатлы төрдәге балалар бакчасы;
1 урын – Тәтеш шәһәренең «Рябинушка» бакчасы һәм Тәтеш шәһәренең «Колосок» балалар бакчасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев