Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ЮХИДИ тәрәзәсе

Төп пассажир – бала

22 майдан 4 июньгә кадәр Татарстанда “Игътибар – балалар!” профилактик чарасы уза.

–     Әлеге вакыт очраклы гына сайланылмады, – дип аңлата Казан шәһәрендә “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ ТИ профилактика бүлегенең Буа бүлеге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова. – Статис­тика күрсәткәнчә, 16 яшькә кадәрге балалар катнашындагы барлык юл-транспорт һәлакәтләренең өчтән бер өлеше җәй айларында була. Ә хәзер нәкъ тә уку елы тәмамлана һәм җәйге ял вакыты башлана. Агымдагы елның 4 аенда респуб­ликада 108 юл-транспорт һәлакәте килеп чыкты. Юл фаҗигаләре нәтиҗәсендә 3 бала үлде, 116сы имгәнүләр алды. “Игътибар – балалар!” максатчан чарасын уздыруга мәгариф учреждениеләре, җәмәгатьчелек, юл хәрә­кәтен­дә катнашучылар, ата-аналар һәм, әлбәттә, балалар үзләре җәлеп ителде.    
Профилактика чаралары кысаларында шәһәрдәге балалар бакчалары янында дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре һәм юл хәрәкәте иминлеге белгеч­ләре тарафыннан “Бала – төп пассажир” акциясе ­оештырылды.
Газета хәбәрчеләре ата-аналарның үз балаларын белем бирү учреждениесенә илткәндә аларның иминлеге турында никадәр кайгыртуларын үз күзләре белән күрә алдылар.
Үз балаларын “Каенкай”­га китерүче барлык өлкән­нәрнең машиналарына балалар өчен махсус утыргычлар куелган иде.
Шәһәрле Евгений Чиндаров, тукталышка килеп туктагач, үзенең оныгы Лизаны озатып куяр өчен утыргычтагы иминлек каешын ычкындырды, кызчык ба­басының иминлек каешы яхшы эләктерелгәнме икәнлеген катгый рәвештә күзәтеп торуы белән уртак­лашты, әле тагын балалар бакчасында аларга юл хәрәкәте кагыйдәләре хакында сөйләүләрен хәбәр итте. 
Ксения Калееваның мәк­тәпкәчә яшьтәге ике баласы бар. 


– Балаларны машинада туганнан бирле утыртып йөртәбез, башта автолюлька сатып алдык, аннары инде яшь буенча, авырлык буенча автокресло сатып алдык. Мондый махсус җайланмалар, һичшиксез, кирәк, беренче чиратта, алар безнең балаларны сак­лаячак, чөнки юлда төрле хәлләр булгалый.  Югыйсә машинаны барлык кагыйдәләрне үтәп, шулай ук саклык белән яхшы итеп йөртсәк тә, көтелмәгән хәлләрдән беркем дә имини­ятләш­терелмәгән. Шулай да законны үтәргә, барлык кагыйдәләр буенча утыртып йөртергә кирәк, югыйсә штраф булуы ихтимал, һәм аз түгел.  

 
Ата-аналар-җәяүлеләр һәм ата-аналар-шоферлар бала­лар утыргычын куллану мөһимлеге турындагы белешмәлекләр алдылар, сабыйлар инде яктылык кайтаргыч әйберләргә сөенделәр. 
Лилия Вахитова балалар бакчасы ­каршындагы мәй­данчыкта сабыйлар белән аңлату әңгәмәсе үткәр­де, автокреслоның ни өчен ки­рәк булуын әйтте һәм аңардан ничек файдаланырга икәнлеген күрсәтте.   
Теләге булганнарга үз-үзләрен дөрес итеп эләк­тереп карарга һәм махсус утыргыч җайланманың каешларын каптырып куярга тәкъдим ителде.
Кемнәрнең машинасын­да шундый җайланма-утыр­гычлар бар дигән сорауга, балалар күмәкләшеп кулларын күтәрделәр. 
– Чара балаларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы, – дип билгеләп үттеләр “Каен­кай” тәрбиячеләре. – Хәзер инде әгәр ата-аналар балаларын махсус җай­ланмага эләктереп куярга онытсалар, сабыйлар үзләре аларның исенә төшерәчәк. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев