Транспорт штрафстоянкага эләгергә мөмкин
Татарстанда агымдагы елның 19 – 28 апрелендә “Мотоцикл” оператив-профилактик чарасы узды.
– Узган ел йомгаклары буенча безнең республика территориясендә мототранспорт катнашында авариялелек күрсәткечләренең үсеше 2 тапкырга диярлек артты. Моннан тыш, быел әлеге категориядәге 5 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда бер кеше һәлак булган һәм дүртесе тән җәрәхәтләре алган. Балигъ булмаганнарга (ул 16 яшькә җиткәч) машина йөртү таныклыгыннан башка машина, мопед, скутер, мотоцикл, автомобиль йөрткән өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф рәвешендәге административ җаваплылык каралган, шул ук вакытта транспорт чарасы махсус тукталышка куела. Әгәр балигъ булмаган 16 яшьтән кечерәк булса, аның өчен законлы вәкилләр (ата-аналар һәм опекуннар) җаваплы. Бу очракта транспорт чарасы шулай ук тоткарлана һәм махсус тукталышка куела, ә балигъ булмаганнарга профилактик исәпкә куюга кадәр чаралар күрелә, – дип искә төшерә Тәтеш районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев