Районда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очраклары юклыгы хакындагы атна булыр дип өметләнәсе кала.
Ә әлегә, Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов билгеләп үткәнчә, узган атнада янә машиналарның механик җимереклекләр алуы белән 4 юл-транспорт вакыйгасы булган.
Административ хокук бозулар өчен - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгәнгә 38 протокол тутырылган. Ә бер шофер икенче тапкыр хокук бозганы өчен тоткарлана - руль артына исерек килеш утырган.
Районның дәүләт баш автоинспекторы мәгариф учреждениеләре янында юл киртәләре юклыгына шәһәр хакимиятләренең игътибарын юнәлтә. М. Горький һәм Тәтешкә 200 ел урамнары кисешкән урын элеккечә куркыныч булып кала бирә, шулай ук Килдештән алып Ульян өлкәсе чигенә кадәрге юл участогы да.
Юлларны ремонтлау, яңаларын төзү хәл яхшыруга йогынты ясачак.
Нет комментариев