“Халык инспекторы” юллар сагында
Соңгы вакытта гражданнарны юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүдә актив катнашырга чакыру еш яңгырый.
“Халык инспекторы” мобиль кушымтасы – юллардагы вәзгыятьне контрольдә тотарга һәм һәлакәтләрне киметергә ярдәм итә торган заманча корал.
– Бу кушымта гына түгел, ә иҗтимагый контрольнең чынбарлыктагы механизмы, – дип ассызыклый Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы буенча дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы Рәмис Фаризов. – Һәр аңлы граждан юлларда хокук тәртибен тәэмин итү эшендә ярдәмче була ала.
Кушымтаның эшләү асылы гади һәм нәтиҗәле: аның ярдәмендә теләсә кайсы кулланучы юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны терки ала. Шул ук вакытта система автомат рәвештә хәбәрне вакыйганың төгәл урынына һәм вакытына бәйли. “Халык инспекторы” аша алынган белдерүләр административ хокук бозулар турындагы эшләр кузгату өчен нигез булып тора. Шулай итеп, гражданнарның битараф булмаган мөнәсәбәте турыдан-туры юл хәрәкәтендә катнашучылар арасындагы тәртипне арттыруга йогынты ясый.
Бүгенге көндә “Халык инспекторы” 18 категория хокук бозулар буенча хатлар кабул итә, алар арасында җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, кызыл утка чыгу, тукталыш сызыгыннан чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, иминлек каешын эләктермәү, хәрәкәт вакытында телефонны куллану һәм башкалар бар.
Бүләкләүләр системасы аерым игътибарга лаек: алты категория буенча хокук бозулар турында хәбәр иткән өчен хат авторлары бүләкләнергә мөмкин.
– Хәрәкәт итүдә катнашучы һәркем үз җаваплылыгын аңлаганда гына безнең юллар имин булачак, – ди Рәмис Рафаил улы. – “Халык инспекторы” кушымтасы – ул уртак эшкә шәхси өлеш кертү мөмкинлеге.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев