Юл-транспорт һәлакәтендә 5 кеше зыян күргән
Фаҗига 17 июльдә төнге сәгать беренче яртыда Казан – Ульяновски трассасында булган.
(Тәтеш, 21 июль, “Тәтеш таңнары”).
Фаҗига 17 июльдә төнге сәгать беренче яртыда Казан – Ульяновски трассасында булган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, ашыгыч ярдәм каретасы белән җиңел машина бәрелешкән. Көчле бәрелүдән ике машина да юлдан кырыйга тәгәрәп төшкән. Бәхеткә, беркемнең дә гомере өзелмәгән, шулай да һәлакәткә очраган барлык биш кеше дә, медицина хезмәткәрләрен дә кертеп, төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган. Зыян күрүчеләрнең барысы да Буаның үзәк район хастаханәсенә озатылган. Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев