Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Басылганнар эзеннән

Хөсниҗиһан Байдам­шина-Абрамованың: Кече Әтрәчтән легендар хатын-кыз

Ярты гасырга якын элек, 1973 елның 2 ию­нен­дә, Иван Мыркинның “Кыю тәтешле” дигән мәка­ләсендә Хөсниҗиһан Байдамшина турында язылган.

(Тәтеш, 13 декабрь, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина).

Ахыры. Башы
Хөсниҗиһан Байдам­шина-Абрамованың ире Кыям Абрамов Казанның Нижнегородски ВКП(б) райкомына җитәкчелек иткән. Кыскарак буйлы, зәңгәр күзле, бик аралашучан һәм көр күңелле булган. Якты киләчәк һәм хезмәт халкының бә­хете хакына көрәшүдә ир белән хатынны уртак идеяләр берләштергән. Икесе дә яшүсмер вакытта иҗтимагый-сәяси тормышка кереп, крестьян активистыннан алып дәүләт һәм иҗтимагый-сәяси эшлеклесенә кадәрге юлны узган. Икесендә дә – авылча нык чыныгу. Кыяметдин Алимбек улы Буа өязе (Буа районы) Тинчәле авылыннан булган. Ул Хәсәновлар гаиләсендә туган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында үз фамилиясен бабасы – Ибраһим исеменә үзгәрткән, соңыннан Абрамов дип йөртелгән. Ир-ат карьера баскычы буйлап омтылышлы күтәрелгән: 1930 ел башында аны Татар өлкә комитеты ВКП(б)ның оештыру-инструкторлык бүлеге мөдире итеп билгеләгәннәр, ә инде июльдә Татариянең халык комиссарлары Советы рәисе вазифасына кабул иткәннәр. Ул чакта аңа нибары 33 яшь булган. 

Кыям Абрамов респуб­ликаның илкүләм-дәү­ләт төзелеше, икътисад, мә­гариф һәм мәдә­ният үсеше белән тыгыз бәй­ләнгән күренекле эшлек­леләрнең берсе булган. Нәкъ тә аның вакытында утызынчы елларда Татария беренче тапкыр дәүләтнең югары бүләге – Ленин ордены белән бүләкләнгән. Ул үзе дә Ленин ордены алган.

Хөсниҗиһан Морта­за кызы Мәскәүдә ВКП(б) ҮК каршында эшләп ки­лү­че ­марксизм-ленинизм Югары курсларында укып чыккан, эшчеләр фа­­­куль­тетының кичке бүле­генә укырга кергән. Казанга кайткач, җаваплы вазифага – Татариянең страховой касса сәнәгате рәисе итеп билгеләнгән. Барысы да 37нче елда юкка чыккан. Хөсниҗиһанны “революциягә каршы милли оешма белән элемтәдә торуда” гаепләнүче буларак кулга алганнар. Журналист Евгения Гинзбург “Текә маршрут” автобиографик романында аның белән үзенең очрашуын менә шулай тасвирлаган: “Кичен кайтканда безнең камерадан ыңгырашкан авазларны ишеттек. Зина Абрамова идәндә, шакшы сулар салу өчен куелган чиләк янында ук аунап ята иде. Ак кофтасы бөгәрләнеп һәм ерткаланып беткән, канга баткан һәм бу вакытта яралы акчарлакка охшаган иде”.

Бераз соңрак аның ирен дә кулга алганнар. Кыям Абрамов “революциягә каршы троцкистск-националистик оешмасы”на җитәкчелек итүдә гаеп­ләнгән. Ул иң зур җәзага – атып үтерүгә хөкем ителгән. Абрамовларның улы Рим балалар йортына эләккән.      

Рәфыйк Стрельцов, Хөс­ниҗиһан Байдам­шина-Абрамованың оныгы: 
– Әби озак еллар бер лагерьдән икенчесенә кү­череп йөртелгәннән соң, 1956 елда, Казахстаннан Казанга кайткан. Аны аклаганнар, партия сафларына алганнар, һәм ул иренең намусын аклар өчен төрле урыннарга мөрәҗәгать итә башлаган. Югыйсә ул аны кулга алгач, үзенең секретаренә өйләнгән булса да. Әби аны аклый алуга ирешкән. Бер үк вакытта ул улын эзләү белән дә шөгыльләнгән. Бу вакытка Рим үзенә яңа исем алган һәм Юрий Стрельцов дип йөртелгән булган. Аңа, Абрамовның нәсел дәвамчысы буларак, “конфискацияләнгән милек бәясен кире кайтару тәртибендә”  ТАССРның министрлар Советы каршында эшләп килүче КГБ бүлеге ярдәмендә Казгорфонд 12572 сум акча күчергән. Дуслары булышлыгы белән аңа Киров урамында фатир алу насыйп иткән. 

– Без үзебезнең әби-бабай белән горурланабыз. Карт бабай белән карт әби Татарстан дәүләтен ныгытуга һәм республиканың фәнни, мәдәни потенциалы үсешенә шактый өлеш керткәннәр, – ди оныкчыклары Булат Стрельцов.  –Карт әби көчле ихтыярлы, актив хатын-кыз булган. Аның һәрчак кешеләр арасында буласы, аларга файда китерәсе килгән. Ул иҗтимагый башлангычларда китапханә оештырган, 9000 меңнән артык китап җыюга ирешкән. Әлеге китапханәнең бер көндә меңгә чаклы укучысы булган. Балалар мәй­данчыкларында сабый­ларга әкиятләр укыган, уеннар үткәргән. Яшүс­мерләр клубында яшьләрне пат­риотик тәрбияләү белән шөгыльләнгән. Активлыгы өчен ТАССР Мә­дә­ният министрлыгының Мак­тау грамотасы белән, шулай ук “Мактау билгесе” белән бүләкләнгән.
“Ул ерак үткәндә калган шул вакытларны хәзерге белән бәйләп, шушы араларда илһамланып болай диде: “Исән калуыма һәм бәхетле вакытларда яшәвемә мин шатланам”, – кабат Иван Мыркинның язмасыннан Хөсниҗиһан Байдамшина-Абрамованың сүзлә­реннән өзекне китерәм.  

Хөсниҗиһан Мортаза кызы 1975 елда вафат булган, Яңа Татар зиратына җирләнгән. Кыям Абрамов Архан­гельски зиратына җир­ләнгән, күмелгән урыны билгесез. 

фотоны Әнисә Стрельцова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев