Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бавырсак пешерәбез

Бавырсакны һәркем уңдырып пешерә белми һәм кызганычка каршы, бавырсак пешерә белүчеләр көннән-көн азая бара.

(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таңнары"). Элекеге татар авылында бавырсак осталары күп булган, ә хәзер исә – бөтен авылга булса бер-ике генә оста. Шуңа күрә бүгенге туйга никахка бавырсак пешерү өчен аларга мөрәҗәгать итәләр..

Әлеге күркәм ризыкны пешерүнең иң беренче сере: камыр ясар алдыннан йомыркаларны туңдыру кирәк. Мәсәлән, үзең өчен генә бер-ике кило бавырсак пешерү өчен камырны 5 йомыркага басу да җитә. Йомырканы туңдыру камыр уңуга сәбәп диелә. Кыш көне аларны урамда, җәй көне морозильникта туңдырырга була.

Туңдырган 5 йомырканың кабыгын эрчеп, бүлмэ температурасында эретү кирәк. Аннан соң алар өстенә ике аш кашыгы усемлек мае, бер чеметеп тоз, чеметем генә чәй содасы, 1 чәй кашыгы шикәр комы салына, яхшылап болгатыла. Шушыңа он кушып, сыек кына итеп камыр ясала. Ул – коймак камырыннан бераз куерак, токмачныкыннан әзгә йомшаграк булырга тиешле. Аннан тактага салып, аңа аз-азлап он куша-куша камырны үзләндерү кирәк. Камыр әзерләнеп беткәч, аны 5-кә бүлеп, һәрбер кисәкне кул белән тактада әвәләп озынча таяк формасында сузасың. Әлеге озынча камырларның хәркайсысын пычак белән ике-өч см. зурлыкта, ромбик формасында кыеклап кисәкләргә киселә.

Бавырсак пешерүнең тагы бер сере сере: камыр пешәчәк майга су салырга кирәк. Бу бавырсакларны купертү һәм пешеру очен кирәк. Ин элек киң зур тимер савыт эченә (эмаль савыт ярамый!!!) салкын усемлек мае, алдан аерым савыттта эретелгән тунмай белән бер стакан салкын су салып болгатыла. Барсы бергә кушыла. Бавырсак пешәчәк май суык булырга тиеш. Савыт төбенә, сыйган кадэр, чи бауырсак кисәкләре тезелә һәм тулы көченә янып торган газ плитәсенә утыртыла. Май җылынгач, бавырсаклар төпкә ябышмаска савытны әкрен генә селкеткәләргә.

Бавырсак әзерләү эшендә иң авыры камыр ясау түгел, ә аны пешерү. Май кайнап чыгуга, бавырсакларны акрынлап болгатып тору кирәк. Ике-өч сантиметр зурлыктагы камыр кисэкләре күз алдыгызда күпереп, җиде-сигез сантиметрга кадәр җитә. Су кайнап беткэч, алар савыттагы калган майда кызарыша башлый.

Бавырсак пешкәнлеген белү өчен аның берәрсе майдан алынып, читкэ алып куела. Әгэр дә бауырсак шиңә икән, ул эле пешеп җитмэгән дигән суз.

Билгеле булганча 1 савытка куп камыр сыйдырырга мөмкин түгел. Шунлыктан чи бавырсакларны бер-бер артлы пешерергә туры килә. Пешкәннәрен майдан арындыру өчен дуршлакка яки кәгазьгә бушатырга кирәк. Һәр пешергән вакытта да камырны суытылган майга салу кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев