Ата-аналар БДИ тапшырдылар
Көн темасы

Ата-аналар БДИ тапшырдылар

Тәтештәге 1нче урта мәктәп базасында “Әти-әниләр белән бергә бердәм дәү­ләт имтиханын тапшыру көне” узды, анда 15 кеше катнашты.

(Тәтеш, 1 март, «Тәтеш таннары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы)).  Район башкарма комитеты җи­тәкчесе Аркадий Семенычев, район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Татьяна Красулина һәм рай­он гәҗите хәбәрчеләре әти-әниләр белән бергә рус телен­нән  имтихан тапшырдылар.

Сынау бирүчеләргә 27дән 26 биремне үтәү тәкъдим ителде. Вакыт чикле булу аркасында, алар кечкенә иншаны язмадылар – ата-аналар өчен имтихан 30 минутка хисапланган.

Мәдинә: “Минем педагоглык тәҗрибәм булуга карамастан, башта дулкынлану минутларын кичердем. Безне ягымлы итеп каршыладылар, сумкаларыбызны тапшырдык, тимер рамка аша бары тик паспорт белән генә уздык, аудитория­гә кадәр озатып куйдылар. Инструкциядән соң, кәгазьне алгач, биремнәрнең зур күләмле булуы, тыгыз итеп җыелган хәрефләрне күргәч югалып калдым: минем өчен бу яңалык, чөнки без кайчандыр гади имтиханнар биргән идек. Игътибар белән бер кат укып чыктым, аннары икенче тапкыр һәм сорауларга җавап бирә башладым. Биремнәрнең нинди күләмдә булуын балалар беләдер – бу аларны куркытмастыр, шулай ук барлык биремнәр мәктәп прог­раммасына тәңгәл килергә тиеш, дип уйлыйм. Кызыма үзенә ышанычлы булырга һәм сорауларны дикъкать белән укырга киңәш итәм”.

Елена: “Тәкъдим ителгән сорауларның яртысы миңа катлау­лы кебек тоелды, һәм аларны башкарып чыгу өчен, билгеле бер әзерлек кирәк. Минем фикеремчә, кайбер сорауларны барлап чыгу шактый авыр. Безнең буынга имтиханнарны тапшыру җиңелрәк булды. Һәм шулай да вакыт җитәрлек булганда  биремнәрне, иншаны язып чыгарга мөмкин”.

Белешмә: районның мәгариф бүлеге мәгълүматлары буенча, быел бердәм дәүләт имтиханын Тәтеш районында 99 укучы тапшыра.
Чыгарылышлар уртаклашканча, алар әти-әниләренә караганда азрак борчылалар: “Тест биремнәрен без күптәннән эшлибез, күнектек, укытучылар безне бердәм дәүләт имтиханын тапшыруга мөмкин кадәр яхшырак әзерләргә ­тырышалар”.
 


Нет комментариев