Белем бирүнең сыйфаты күтәрелү – педагогларның  хезмәте
Көн темасы

Белем бирүнең сыйфаты күтәрелү – педагогларның хезмәте

Тәтештә, район мәдәният йортында, педагогларны – һөнәри осталык бәйгеләренең район этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

(Тәтеш, 28 март, «Тәтеш таңнары», Юлия Калинина, автор фотосы). Тәтештә, район мәдәният йортында, педагогларны – һөнәри осталык бәйгеләренең  район этапларында җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр.

– Безнең районда белем бирү учреждениеләренең матди-техник базасын камилләштерү буенча зур эш алып барыла, без үзебезнең районның педагогик җәмәгатьчелеге вәкилләренең һәм аларның шәкертләренең казанышлары белән горурланабыз, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий ­Семенычев.

Шәһәр һәм авыл мәктәп­ләренең 28 педагогына Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафи­улловның Рәхмәте һәм бүләкләре тапшырылды.

– Район мәгариф системасы үсешенә зур өлеш кертүче педагоглардан башка белем бирүнең сыйфатын күтәрү мөмкин түгел. Һәр һөнәри осталык конкурсы педагогларның һөнәри үсешенә ярдәм итә, – дип билгеләп үтте район башкарма комитетының мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.

“Россиянең ел укытучысы – 2021” Бөтенроссия конкур­сының муниципаль этабында төрле номинацияләрдә Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Микушева Марина Зефировна;

Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Хөснетдинова Эльвира Рафаил кызы җиңүчеләр булдылар.

“Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтен­россия конкурсының муниципаль этабында Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Шәй­хетдинова Румия Рәхимҗан ­кы­зы җиңүче булды.

“Ел тәрбиячесе – 2021” Бө­тенроссия конкурсының муниципаль этабында җиңү­че дип “Әкият” балалар бакчасы тәрбиячесе ­Гурьянова Марина ­Леонидовна танылды.
“Кеше тәрбияләү” республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында төрле номинацияләрдә Тәтеш кадет интернат-мәктәбе педагогы Загфаров Наил Вил улы; Тәтештәге 1нче мәктәп ­педагогы  Лазарева Людмила Николаевна җиңүчеләр булдылар.
“Педагог-психолог – 2021” республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабында җиңүче дип Тәтештәге 1нче мәктәп укытучысы Фирсова Ирина Васильевна танылды.
“Йөрәгемне балаларга бирәм” республика конкурсының муниципаль этабында төрле номи­нацияләрдә балаларга өстәмә белем бирү үзәге педагоглары Глотова Галина Геннадьевна, Осипова Анна Владимировна, Горбунова Елена Петровна җиңүчеләр булдылар.
Һөнәри осталык бәйгелә­ренең зона этаплары җиңү­челәре Марина Микушева, Марина Гурьянова һәм Румия Шәйхетдинова безнең районны республика дәрәҗәсендә тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук һөнәри конкурслар призерлары – районның мәгариф учреждениеләре укытучылары да бүләкләнде.
 


Нет комментариев