Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Безнең район терлекчелектәге берничә күрсәткечләр буенча – республиканың алдынгылар унлыгында

Ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең баш санын, сөт җитештерү күләмен үстерүне һәм мөгезле эре терлек итен җитештерүне арттыру буенча Тәтеш районы иң зур уңай динамика белән республиканың алдынгы районнары унлыгына керә.

(Тәтеш, 15 август, "Тәтеш таңнары").  ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2019 елның 7 ае өчен терлекчелек тармагына нәтиҗә ясадылар. Ел башыннан мөгезле эре терлекләрнең баш санын, сөт җитештерү күләмен үстерүне һәм мөгезле эре терлек итен җитештерүне арттыру буенча Тәтеш районы иң зур уңай динамика белән республиканың алдынгы районнары унлыгына керә.

Бүгенге көнгә республика территориясендә мөгезле эре терлекләрнең баш саны 721,8 меңне тәшкил итә, шул исәптән сыерларның баш саны – 242,3 меңне, дуңгызлар – 451,4 мең, сарыклар һәм кәҗәләр – 58,2 мең, кош-кортлар – 14,5 миллион, атлар 19,9 мең башны тәшкил итә.

Республиканың авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан быелның 7 ае эчендә 795,4 мең тонна (104 процент) – сөт, 232,7 мең тонна (102 процент) – ит, шул исәптән (үстерелгән) 57,2 мең тонна – мөгезле эре терлек (99 процент), дуңгызлар – 52,3 мең тонна, кош-корт – 121,7 тонна җитештерелгән. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X