Болгариядән килделәр
Көн темасы

Болгариядән килделәр

Шушы араларда безнең шә­һәрдә булган чит ил делегациясе Тәтешкә һәйкәл кую тәкъдиме белән килде.

Аның составында Болгария эшкуарлары, архитекторлар, реставрацияләүче, журналистлар һәм хәзерге вакытта Болгариядә яшәүче якташыбыз Әлфия Димитрова бар иде. Төркемнең җитәкчесе – бизнесмен Ивелин Михайлов Тәтешкә килүнең төп максатын әйтте:
“Без үзебезнең баба­ларыбыз­ның истәлеген изге хөрмәтлибез,  алар арасында – Котраг хан да бар, фаразлар буенча, ул күп гасырлар элек сезнең яклардагы территория­ләр кергән Идел Болгарстаны җирендә яшәгән. Без Тәтештә, гүзәл табигатьле Идел ярында Котраг ханга һәйкәл урнаш­тыру нияте белән килдек, һәм безнең башлангычларны хуплау­га шат булачакбыз. Һәйкәлне булдыру һәм урнаш­тыруда барлык чыгымнарны үз өстебезгә алырга әзер”.
Кунаклар шәһәребезнең ис­­тәлекле урыннары белән таныштылар, Тә­теш ягы тарихы, Балыкчылык тарихы музейларында, каравыл манарасы янында, Сабан туе мәйданында булдылар. Музей директоры Наталья По­недельникова та­рафыннан тәкъдим ителгән тирән тарихи материал, тәтешлеләрнең ку­нак­чыллыгы делегациядә кат­нашучылар­да соклану уятты.
“Чын күңелдән, сөенеп кабул иткән өчен рәхмәт”, – дип 
районыбызның музей хез­мәткәрләренә мөрәҗәгать итте Болгариядә Сабан туен оештыручы Әлфия Димитрова. Фикер алышу район хакимиятендә дәвам итте.
“Тәтештә бик мавыктыргыч. Ватандашларыбызның сезнең якның бай тарихы, аның тарихи-мәдәни тамыр­лары, сезнең районда яшәүче төп дүрт милләт халкының гореф-гадәтләре белән Интернеттан гына түгел, якыннанрак танышасылары килә, – диде Ивелин Михайлов түгәрәк өстәлдә катнашучыларга. – Һәйкәлне ачу көнендә без Болгариядә яшәүче төрле яшьтәге кешеләр катнашында сезнең белән кунакчыл Тәтеш җирендә фольк­лор фестивале дә оештырыр­га әзер, без, үз чиратыбызда, тәтешлеләргә үзебезнең гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз турында сөйләрбез”.
Очрашуда катнашучылар Болгария эшкуарларының тәкъдимнәре, киләчәктә­ге хезмәттәшлекләре, һәйкәл урнаштыру мөмкинлеге өчен урын сайлау хакында фикер алыштылар.
“Болгариянең безгә карата булган игътибарына һәм кы­зыксынуына, алга таба хез­мәттәшлек итәргә те­ләвенә сөенәбез”, – дип
йомгаклады фикер алышуны район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев.  
“Җылы кабул иткәнегез өчен рәхмәт белдерәбез, тор­мышта иң мөһиме – ул 
кешеләр арасындагы иге­лек­ле мөнәсәбәт, дип саныйм”, –
дип уртаклашты шәһәребездән китәр алдыннан меценат Ивелин Михайлов. 
Делегациянең киләсе визиты быелның июль аена планлаштырылган.
Инга Сәфәрова
 


Нет комментариев