Бәйрәмдә һавада ак күгәрченнәр очкан
Көн темасы

Бәйрәмдә һавада ак күгәрченнәр очкан

Тәтешлеләр үзләренең тормышында 1 май бәйрәме ничек булганлыгы турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

(Тәтеш, 1 май, "Тәтеш таңнары"). Җиһанда – апрель, безнең яшәештә – үз-үзеңне изоля­ция­ләү атналары, ә өстәлдәге вазада тирәк бота­гы җәй исләрен таратып  яфрак ярып утыра... Ә бит тиздән май, димәк, 1 май бәйрәме, хезмәт кешеләренең берләшү бәйрәме җитә, дип уйлап куйдым мин!  Һәм шулчакны ха­ти­рәләр чолгап алды... Беренче май демонстрация­се! Дус­лар, хез­мәттәшләр белән кулга-кул тотынып, бәйрәмчә бер сафка тезелеп атлавы ничек күңелле иде! Барысы да матур итеп киенгәннәр, кулларда транспарантлар, кызыл төстәге әләмнәр, төрле шарлар, яшел яфрак ярган каен ботаклары. Сафлар матуррак күренсен өчен, шул ботакларга ак кәгазьдән ясалган чәчәкләр дә ябыштырдык –  бу “алмагач чәчәк атуын” хәтерләтте. Һәркемнең күңеле шат. Урамда тормышчан, күтәренке рухтагы көй яңгырый, аңа ку­­шылып җырлыйсы, барасы­ килә. Ә кемдер җырлап җи­бәрсә, аңа барысы да кушыла. Трибунадан предприятие кол­лективларының сәламләү сүзләрен ишетү кәефләрне кү­тәрә. Хезмәт казанышлары исәп­ләп үтелә һәм, үзеңнең зур, бердәм, ышанычлы, бик тә кирәкле икәнлегеңне тою­дан шатлык хисләре биләп ала. Гаҗәеп тойгылар... Менә нәрсәләрне искә алдым мин апрель кичләренең берсендә тирәк ботагына карап.

Наталья Дубкова

Әбием Лариса Михайловна Ди­анова миңа шәһәрдә, авылларда яшәүчеләрнең 1 майда ничек итеп демонстрациягә чыгулары ха­кында сөйләде. Һавага ак күгәрченнәр очырганнар. Сафка тезелгән ке­шеләр трибуна яныннан атлаганда диктор “УРА!” дип кычкырган һәм бар халык күтәреп алган: “УРА-А-А-А!” Әбием сөйләвенчә, беренче майда әле тагын башка шә­һәрләрдән туганнары, ин­сти­тутта бергә укыган студентлар кайткан. Әгәр инде кем дә булса үзенең дустын бәйрәмдә күрергә теләсә, алар һичшиксез очрашкан.

Алиса Никитина, 1нче мәктәп

Балачакта ничек итеп беренче майга гаиләбез, шулай ук бөтен тату урамыбыз белән бергәләп әзерләнгән чакларны хәтерлим. Ул вакытта йортларда 5-8әр бала иде. Тәрәзәләрне юалар, пәр­дәләрне алыштыралар, барысы да ялт итеп тора. Ә өлкәннәр бәйрәм кө­ненә чәчәкләр ясый. Беренче май­да бөтен урамга кызыл әләмнәр эләләр. Күршебезнең кәчтүменә медальләр, орденнар тагып, алар кояш якты­сында балкып җемелдиләр иде, иртәдән үк гармунда уй­навын хәтерлим әле. Безне матур итеп киендерәләр, сафта йөрергә алалар. Әти мине җилкәсенә утырта, аны муеныннан кысып кочаклыйм һәм үземне зур кеше итеп тоя идем.

 


Нет комментариев