Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Дүшәмбе көнне аналог телевидениесе туктатыла

    Республика каналлары “аналог” төрдә күрсәтүне дәвам итәчәк, тамашачылар аларны күп фатирлы йортларда ­заманча телевизорлардан күмәк антенна яки инде ике пультны – телевизор һәм махсус прис­тавканыкын ­кулланып карый ала.

    (Тәтеш, 11 октябрь, "Тәтеш таңнары").


    • Әгәр сез телевизор экраны читендәге 10 үзәк телеканал логотибы белән янәшәдә “А” хәрефе күрсәгез, димәк бу, сез үткәндәге аналог телевизорына, яисә санлы сигнал кабул итү режимына тоташтырылмаган яңа ­телевизорга ия дигәнне аңлата. Сезгә санлы телевидение кабул итүгә күчеп өлгерергә кирәк.

    • Әгәр телевизорыгыз иске үрнәктә икән, өстәмә рәвештә санлы приставка кирәк булачак.

    • Әгәр телевизор санлы стандартны тоту белән заманча, ә антенна дециметрлы икән, ул чакта 20 телеканалны менюда автомат рәвештә көйләүгә кабызып җибәрү зарур.

    • Әгәр телевизор заманча, ә антенна иске, метрлы булса, аны дециметрлыга алыштырырга кирәк булачак.

    • Әгәр телеканал логотибы янында “А” хәрефе юк һәм сезнең 20 яисә аннан да күбрәк телеканал күрсәтә икән, димәк сез, барыннан да бигрәк, санлы эфир телевидениесен карыйсыз булып чыга инде, шуңа да сезгә ­борчылырга кирәкми.

    Республика каналлары “аналог” төрдә күрсәтүне дәвам итәчәк, тамашачылар аларны күп фатирлы йортларда ­заманча телевизорлардан күмәк антенна яки инде ике пультны – телевизор һәм махсус прис­тавканыкын ­кулланып карый ала. 

    Тәтеш районында санлы телевидениегә тоташтыру сораулары буенча Тәтештәге телерадиотапшырулар цехына 89196291022, 89172378838 телефоннары яисә волонтерларга 89274448765 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итегез.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: