Кошки-Новотимбаево авылында 1998 елның апрелендә И. Я. Яковлевның мемориаль музее үз ишекләрен ачты.
(Тәтеш, 17 май, "Тәтеш таңнары"). Алексей Пыркин менә инде егерме елдан артык аның алыштыргысыз җитәкчесе булып тора.
“Иван Яковлевич Яковлевның язмышын күбрәк өйрәнгән саен, аңа күбрәк “гашыйк” була барам, һәм бу буш сүзләр түгел. Ни гаҗәп, кирәк вакытта аның юлында һәрвакытта кирәкле кешеләр: Алексей Баратынский, Илья Ульянов, Николай Ильминский һәм башкалар очраган”, – ди ул. Музей элек авыл мәктәбе булган бер катлы агач бинада урнашкан. Бина мәгърифәтче Иван Яковлевның үзе тарафыннан училищеның икенче бинасы буларак 1895 елда төзелгән.
Экспозицияләр 4 бүлмәне, 2 коридорны биләп тора һәм алар училище, авыл, Иван Яковлевның тормышы һәм эшчәнлеге, Бөек Ватан сугышы тарихына багышланган. Музейда чуашларның көнкүрештә кулланылган әйберләре, Кошки-Новотимбаеводан чыккан танылган кешеләр турындагы материаллар бирелгән. Кыйммәтле экспонатлар арасында – мәгърифәтченең кара савыты – Чуаш милли-мәдәни үзәгенең бүләге, чуаш халкының кулланма-гамәли бизәлеш сәнгате әйберләре, Иоковода яшәүче Антонов Ф. С.-
ның кулдан эшләгән скрипкасы, XX гасыр башында авыл чиркәве дин әһеленең гыйбадәт киеме, кулдан ясалган сандык, өйдә тукып ясалган чуаш милли күлмәкләре һәм башкалар бар. Фондта барлыгы 1,5 меңнән артык экспонат исәпләнә. Музейда тарихи-танып белү сәгатьләре уза, Иван Яковлевның һәм аның нәсел дәвамчыларының тормышы һәм эшчәнлеге, мәктәп чыгарылышлары, тыл эшчәннәре белән очрашулар аларның темасы булып тора. Музейда 2010 елда мәгърифәтченең Мәскәүдә яшәүче нәсел дәвамчылары булган.
Нет комментариев