Кулланучылар хокукларын яклау хәзерге Россиядә гражданлык хокукларын яклауда әһәмиятле проблемаларның берсе булып тора.
(Тәтеш, 15 март, "Тәтеш таңнары", Лина ТИХОНОВА). “Һәрбер диярлек гражданин товар кулланучылар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр ролендә булып, үзләренең бозылган хокукларын канун буенча яклауга мохтаҗ, – ди кулланучылар хокукларын яклау буенча ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең райондагы әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова. – Безнең районда авыл җирлекләре органнары, Буа, Тәтеш районнарында ТР буенча кулланучылар хокукларын һәм кешеләрнең җитешлеген яклау өлкәсендәге күзәтчелек буенча Федераль хезмәт Идарәсе территориаль берәмлекләре үзара бәйләнештә тора”.
Белгеч гражданнарны кабул итүдә, шул исәптән, күчмә утырышларда, шәхси эшкуарлар белән киңәшмәләрдә катнаша, анда районның кулланучылар базарының торышы һәм гамәлдәге канунга кертелгән үзгәрешләре турындагы мәгълүматлары хәбәр ителә, сатыла торган алкоголь продукцияләрнең төрлелеген өйрәнү һәм алкоголь продукцияләрнең ваклап сату вакытын чикләүне үтәү мәсьәләләре буенча сәүдә объектларын даими йөреп чыгу уздырыла.
“Кулланучылар базарының төрле өлкәләрендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча үткән ел эчендә кешеләрдән кергән 126 мөрәҗәгать каралды, шул исәптән 28е – язмача. Шикаятьләрнең күп өлеше сәүдә буенча керде, аерым алганда, кәрәзле телефоннар белән. 27 язмача мөрәҗәгать кулланучылар файдасына хәл ителде”, – дип аңлатма бирә Елена Константиновна. Тикшерүләр үткәргән вакытта башка контрольдә тотучы һәм хокук саклау органнары, шулай ук җирле үзидарә органнары һәм кайбер оешмалар белән эчке базардагы координацияләр мәсьәләләре буенча үзара мөнәсәбәт товарлар куллану һәм хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләрендә уңай нәтиҗә бирә. Тәтешлеләрдә товарлар сатып алганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә кулланучылар культурасын, үз-үзеңне белемле тотуны тәрбияләүгә зур игътибар бүлеп бирелә: районның уку йортларында һәм оешмаларында укучылар белән кулланучылар белемнәре нигезләре буенча 14 чара оештырылган. Эксперт-белгеч Олы Тархан урта мәктәбе укучыларының активлыкларын билгеләп үтә, алар “Кулланучылар хокукларын яклау” темасы буенча республика олимпиадасында тотрыклы рәвештә призлы урыннар яулап торалар.
“Киң белемле кулланучы булырга кирәк, – ди Елена Сазонова, – һәм әгәр дә кулланучылар хокуклары буенча нинди дә булса сораулар килеп туса, без һәрвакытта бушлай консультация ярдәме күрсәтергә әзер”.
Нет комментариев