Киртәледә мәдәният учагы яңарды
Көн темасы

Киртәледә мәдәният учагы яңарды

Киртәледә яңа объектлар төзелә һәм элеккеләре ремонтлана.

(Тәтеш, 24август, "Тәтеш таңнары").  Авылда хәзер спорт мәйданчыгы бар, мәдәният йорты, сугыш ветераннары һәм тыл эшчәннәре һәйкәле, иң мөһиме – юллар яхшырган. Киртәлегә кергәндә күп­­тән түгел генә вак таш түшәлгән юлга игътибар итмичә калу мөмкин түгел. Элек аның буйлап бары тик резина итекләрдән генә йөреп булса, хәзер инде авыл үзәгенә кадәр җәяү дә, теләсә нинди транспортта да җиңел генә барып җитеп була. Карл Маркс урамындагы 265 метр озынлыгындагы юл өслегенә үзара салым акчасына вак таш җәелгән. Юлдан сулда – Бөек Ватан сугышында катнашу­чыларга һәм тыл эшчән­нәренә яңа һәйкәл куел­ган. Авыл җирлеге җитәк­челеге хәбәр иткәнчә, ­элек­ке обелискта фронтта һәлак булучыларның фамилияләре күрсәтелгән булган. Хәзер инде, исемлек барлык ветераннар һәм тыл эшчәннәренең фамилияләренә тулылан­ган. Һәйкәл янәшәсендәге территория дә төзек­лән­дерелгән. “Бирегә ял итәргә, эскәмиядә утырып торырга, аралашырга, сугышта катнашучыларны искә алырга киләбез”, – диләр өлкән буын киртәлеләр. Ә яшьләр “Авылны үстерү” программасы буенча төзелгән волейбол-бас­кетбол уйнар өчен спорт мәйданчыгын үз иткән. Элегрәк малайлар һәм кызлар футбол уйнаган булса, хәзер инде баскетболны яратып өлгергәннәр. Мәйданчыкка алмаш аяк киеме белән киләләр, кыйммәтле бүләкнең кадерен беләләр. Авыл кешеләре җирлек­тәге капиталь ремонтланган мәдәният йор­тына барыннан да бигрәк шатлана, ул кыс­ка вакыт эчендә танымаслык булып үзгәргән. Киртәлеләр, күрше авылларда яшәүчеләр, шулай ук шәһәрлеләр тарафыннан төзекләндерелгән мә­дәният учреждение­сенең тирә-ягы да сөен­дерә. Мә­дәният йортында бу айда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов булып китте. Мәдәният йорты төрле яшьтәге киртәлеләр өчен һичшиксез җәлеп итү үзәге булачак дип хәзердән үк инде ышанычлы итеп әйтергә була. “Артистлар килүен көтәчәкбез”, – ди Лидия Юкина. Быел чиркәү террито­риясе дә коймалап алынган һәм төзекләндерелгән, ул хәйрия акчасына төзелә. Бүгенгесе көндә диварлары торгызылган, түбәсе ясалган һәм хәтта чаң кайтару хәстәре күрелгән, алда – эчке бизәү эшләре тора. Планда – Киртәледә балалар мәйданчыгы ур­­наштыру һәм юллар ясау, чөнки нәкъ тә менә әлеге мәсьәлә җирлектә яшәүчеләрне барыннан да күбрәк борчый. Алар­ның авылны төзекләндерүдә, өстәвенә еш кына үзлә­ренең ­инициативалары белән турыдан-туры ­кат­­нашуын билгеләп үтәргә кирәк. КФХ хуҗа­ла­ры да, җирлектәге “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы предприятиесе дә һәр­даим ярдәм итә. Киртәледә тормыш үз­гәрә, җирлектә яшәү­че­ләр яшьләрнең туган җир­ләрен ташламас дигән өметен белдерә, ә димәк, бу авыл һичшиксез яшәячәк дигән сүз.


Нет комментариев