Кошки-Новотимбаево мәктәбенә – йөз илле ел
Көн темасы

Кошки-Новотимбаево мәктәбенә – йөз илле ел

Мәктәп 1871 елда үзенең барлыкка килүе белән мәгърифәтче Иван Яковлевка бурычлы, 25 апрельдә аның тууына 173 яшь тула.

(Тәтеш, 25 апрель, “Тәтеш таңнары”).
Мәктәп тарихыннан
Кошки-Новотимбаево мәктәбе чуваш авылында беренче уку йорты булган. Мәктәпкә нигез салучыларның берсе Илья Ульянов болай дип язган: “11нче октябрьдә Буа өязе Кошки авылында чуваш балаларын укытыр өчен минем тарафтан училище ачылды. Анда 16 чуваш баласы укырга керде”. Чувашлардан беренчеләрдән булып Игнатий Иванов мәктәп укытучысы булган. Мәктәп бинасы юка такта белән тышланган, янәшәсендә укытучылар өчен фатир урнашкан булган. Иван Яковлев тырышлыгы ярдәмендә 1895-1896 елларда ике класслы училище өчен яңа мәктәп бинасы төзелгән, ә 1907 елда – кызларны укытыр өчен яңа бина корылган.
1919 елда өлкән ке­шеләрнең белемсезлеген бетерү башлангычына нигез салынган, һәм Кошки авылында “Белемсезлек җәмгыятенең югалуы” оештырылган. Укытучылар, өлкән сыйныфлар һәм өлкән кешеләр актив рәвештә белем ала башлаганнар, ә 1928 елда авылда крестьян яшьләре мәктәбе ачылган. Анда якын тирәдәге чуваш, рус авылларындагы, Сумароково балалар йортындагы балалар укыган. 1931 елда мәктәпне беренче чыгарылышлар тәмамлап чыккан, ә ике елдан соң тулай торак өчен бина төзелгән, укучылар анда кайнар ризык белән тукланганнар.

Әдәби түгәрәккә күпләр яратып йөргән, аңа туган тел һәм әдәбияты укытучысы Николай Дедушкин җитәкчелек иткән. Кошки-Новотимбаево тулы булмаган урта мәктәбен 1939 елда урта мәктәпкә үзгәрткәннәр, ә 1942 елда беренче тапкыр аны унынчы сыйныфның  13 укучысы тәмамлап чыккан. 
Бөек Ватан сугышы елларында авыл мәктәбе шәкертләре барлык халык белән бергә Ватанны сак­лаганнар һәм азатлык өчен башларын салганнар, алар арасында укытучылар Алексеев Константин, Иванов Иван, Карпов Григорий, Савельев Аркадий, Самаркин Алексей, Старшинин Сергей, Назаров Алексей бар.
Сугыштан соңгы еллар­да укучыларның саны ки­нәт ­артып киткән, аеруча­ да өлкән сыйныфларда, мәктәпкә яңа һөнәри кадр­лар эшкә килгән, уку йортының матди һәм укыту-производство базасы тулыланган. 
Урта мәктәптә беренче елларда нибары 62 кеше исәпләнгән, сугыштан соң – 110, ә 1956-57 уку елларында укучыларның саны 260ка кадәр арткан.
Педагог Петр Иванов­ мәктәптә туган якны өй­рә­нү эшләрен алып барган. 1956 елда  мәктәп музее оештырылган. Мәктәп бер ­гасырлык юбилеена ­барлыгы 5000 укучыны укытып чыгарган. Беренче елда мәктәпкә 16 чуваш баласы укырга кергән һәм 1 укытучы булган, ә 1971 елда инде мәктәптә 370 укучы укыган һәм аларны 26 укытучы укыткан. 1976 елда Ленин исемендәге колхоз акчасына 320 урынга исәпләнгән яңа бина төзелгән.

Бүгенге мәктәп 
Бүгенге көндә мәктәптә барлык укыту-тәрбия барышы чуваш халкының гореф-гадәтләренә таянып төзелә. 
– Кошки-Новотимбаево мәктәбе бай тарихка ия. Андагы коллектив чуваш телен саклау өстендә актив эшли, – дип билгеләп үтә район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина. 
Заманча тормыш укытучыга заманча якын килүне һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүне таләп итә. Уңайлы классларда, остаханәдә, китапханәдә, актлар залында тырышып уку һәм эшләү өчен кирәкле барлык шартлар бар.
– Мәктәпнең барлык ­казанышлары – ул бердәм коллективның хезмәт нәтиҗәсе. Бездә һәрбер укучының һәм педагогның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар булдырылган, – дип бил­геләп үтә уку йорты директоры Лариса Паргереева. 
Мәктәптә үзенә бер төрле җылылык һәм уңайлылык хөкем сөрә, ләкин иң мөһиме, ул – аның җаны. Календарь вакытны аяусыз исәпләп бара, мәктәп диварла­рында балаларның шат авазы яңгырап торганда, ул ­барыбер яшь килеш калачак.


Владимир Иванов, Тәтеш: 
– 1944 елда мин туган авылым мәктәбенә беренче сыйныфка укырга кердем. Безнең беренче ике ­класска 60 бала җыйдылар. Ул чакта­ Плечков Владимир Васильевич директор иде. Кошкида мин укыган вакытларда Тәтеш һәм Буа районнарыннан гына түгел, шулай ук Чүпрәле районы һәм Чувашия АССРдан да чуваш ­балалары укырга килде. 

Николай Тимофеев, Тәтеш: 
– Безнең мәктәпкә 12 авылдан балалар укырга йөрде. Һәрбер сыйныфта 20дән күбрәк укучы булды, ә балалар ташкыны өчешәр класс иде. Укытучылар – физикадан Ереме­ев һәм физкультурадан Байдеряков күңелгә тирән уелып калды. Класс­­тагы малайларның берсе­ дә турникта 10нан да  ким күтәрелми иде, аз күтәрелү оят саналды. Гимнастик кү­негүләрне яхшы ясадылар. Тәрбия эшләре бик яхшы алып барылды. Мәскәүгә экскурсиягә, ВДНХга баруыбызны хә­терлим. Мәктәп чынлыкта да безнең ­икенче йортыбыз ­булды. 
 


Нет комментариев