Көрәшчеләрнең максаты бер – Олимпиада уеннарында алтын алу
Көн темасы

Көрәшчеләрнең максаты бер – Олимпиада уеннарында алтын алу

Тәтеш күптәннән төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулаган югары класслы спортчыларны әзерләү үзәгенә әйләнде, алар төрле дәрәҗәдәге ярышларда призлы урыннар яулыйлар.

(Тәтеш, 25 август, "Тәтеш таннары"). Тәтешнең ирекле көрәш мәктәбе район һәм рес­публикадан читтә дә мәгълүм. Аның хакында дөнья буйлап сөйләрләр, дип ышанып калабыз. Әле күптән түгел генә бит әле, әзерлекнең югары дәрәҗәдә булуын күрсәтеп, тәҗрибә, техника һәм җиңәргә омтылу нәтиҗәсендә Наталья Храменкова ирек­ле көрәш буенча Европа беренчелегендә җиңде, дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулады. 

Районыбызда ирекле көрәшнең – олимпия спорт төренең үсеш алуы – ирек­ле көрәш буенча СССРның спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура һәм спорт мастеры Сәгыйть Ибраһимовның тырышлыгы нәтиҗәсе, Тәтеш көрәшчеләренең уңышлары аның исеме белән нык бәйләнгән.

– Мин ирекле кө­рәш белән бик иртә шөгыльләнә башладым, ул вакытта 3нче сыйныфта укый идем. Без бар көчебезгә шөгыльләндек, – дип уртаклаша Сәгыйть Габдрәүф улы Төрекмәнстанда узган балачак елларын искә алып. – Командада  көрәшчеләрне физик әзерләүгә зур игътибар бүлеп бирелде. Күп чак­рымлы кросслар, походлар. Тренер чын психолог иде, җиңәргә рухландыра белде. 

Ибраһимовлар 1994 ел­да Тәтешкә күченәләр. Сәгыйть Габдрәүф улы шәһәрнең 1нче урта мәк­тәбендә физкультура укытучысы булып эшли. Беренче көннәрдән үк талантлы балаларны күзәтә һәм озак та үтми балаларга өстәмә белем бирү үзәге базасында көрәш секциясе эшли башлый. Яшь тәтешлеләрдә тренер ярдә­мендә спорт алымнарына гына түгел, шулай ук ихтыяр көче, көрәшчеләр холкы тәрбияләнә, алар кыенлыкларга бирешмичә җиңәргә өйрәнәләр.

– Беренче бүләкне Ринат Вәлиев алып кайтты, тәтешлеләрнең барысына да көчләре җитүен күрсәтте, – дип искә ала Сәгыйть Ибраһимов. 

Көрәш белән мавыгу­чыларның саны арткан, шөгыльләнер өчен махсус урын кирәк була ­башлаган. 
Районда бүгенге көндә спорт өчен яхшы матди-техник база булдырылган. Тәтештә, “Барс” спорт-сәламәтләндерү комплексында бөтенроссия дәрәҗәсендәге зур турнирлар үткәрелә. “Аю” спорт залы базасында икенче ел рәттән көрәшчеләрне киләсе ярышларга әзерләү буенча республика һәм  Россия җыеннары уза. Чараларда катнашучылар, район кунаклары спорт чараларына әзерлекнең һәм аны үткәрүнең һәрвакытта югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтәләр. 
Шунысы да игътибарга лаек, “Аю” залы быел танымаслык булып төзек­ләндерелде. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов, төзүчеләр тырышлыгы белән анда капиталь ремонт ясалды. Муниципаль берәм­лекләр Советы рәисе, ТРның спорт көрәше Федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин ике комплект сыйфатлы келәм бүләк иткән.Яшь спортчыларның әти-әни­ләре һәм балаларның үзләре әйтүенчә: “Заманча, якты, уңайлы. Душ бүл­мәләре дә, санузеллар бар!”, “Афәрин! Барысын да сыйфатлы һәм матур итеп эшләделәр, балалар өчен бик тырыштылар!”, “Мондый шартларда шөгыльләнүе дә рәхәт, көрәшәсе һәм җиңәсе килә!”

Сәгыйть Ибраһимов үзе­нең хезмәте хакында сөйләп, яшь спортчыларга ярдәм итүче кешеләрне әйтеп үтә. Болар – Илгиз Иб­раһимов, Рифат Вәлиев, Володар Тимофеев, Фиргать Җиһаншин, Илназ Хәйруллин һәм башкалар. Спорт мәктәбе шоферы Александр Николаевны да читтә калдырмый. 
Тренер Александр Яковлев та үз эшенең остасы, ирекле көрәш рухында тәрбияләнгән.

– Без һәрвакыт җиңәргә омтылабыз, – ди ул. – Егетләр күнегүләр ясап, җиңелеп һәм җиңеп, тәҗрибә туплап, үз  максатларына ирешергә өйрә­нәләр, теләкләренә омтылу белән ныклык һәм ихтыяр көче тәрбиялиләр.
–     Безнең районның танылган спортчыларын һәрчак үрнәк итеп куям. Тәтештән бөтен дөньяга танылган көрәшчеләр Аркадий Ванюхин, Аркадий Воробьев, Светлана Деминаны искә алам. Стендка ату мәктәбе нинди спортчыларны үстергән, анда талантлы һәм тәҗрибәле тренерлар эшли! Рәшит Габдрахманов үз эшенә ничек ярата! Вячеслав Тимирясов – бик оста тренер! – ди Сәгыйть Ибраһимов. – Балаларга һәрвакытта үз юлларыннан барырга, югары максатлар куярга кирәк, дип әйтәм. Безнең кызлар һәм малайлар аларга тиңләшә.

Ирекле көрәш, теләсә нинди спорт төре кебек – ул көндәлек гаять зур хезмәт. Тәтешлеләрнең бу бик шәп килеп чыга.
 


Нет комментариев