40 ел... Бу азмы яки күпме? Кеше тормышында – ул зур дәвер, ә учреждение тормышында – бу әле башлангыч кына... чираттагы этапның башы.
Шәһәребездәге “Миләшкәй”
мәктәпкәчә белем бирү
учреждениесенә 2021 елның
гыйнварында 40 ел тулды.
Барысы да менә болай
башланган
1981 елның суык гыйнварында 1нче санлы “Миләшкәй” балалар комбинаты үз ишекләрен ачкан. Барлык хезмәткәрләр сабыйлар өчен бик әйбәт учреждение ясау идеясе белән янганнар һәм шуңа да вакытны исәпләмичә, көчләрен кызганмыйча эшләгәннәр.
“Балалар бакчасының беренче мөдире Тюленева Эмма Григорьевна җиһазларны һәм җайланмаларны Казаннан үзе алып кайткан. Бу барысына да көч биргән дә инде: юганнар, буяганнар, җиһазларны урыннарына урнаштырганнар. Һәм инде берничә көннән соң балалар бакчасы сабыйларның шат авазына күмелгән. Эш кайнап торган, балалар бакчасының матди-техник һәм методик базасы булдырылган. 1983 елда Ануфриева Надежда Федоровна балалар бакчасы мөдире вазифасына билгеләнгән. Һәм 24 ел дәвамында үзенең балаларын иркәләгән, назлаган. Балалар комбинатын балалар бакчасына үзгәрткәннәр, ә аңарда тормыш бер генә көн дә туктап тормаган”, – дип искә төшерә “Миләшкәйнең” тарихын балалар бакчасының хәзерге җитәкчесе Татьяна Лубганс.
Балалар бакчасыннан мәктәпкә 40 ел эчендә ике меңнән күбрәк тәтешле тәрбияләп чыгарылган.
Ирешелгәннәрдә
туктап калмыйлар
Лубганс Татьяна Николаевна 2007 елдан балалар бакчасы мөдире итеп билгеләнгән, ул идеяләр һәм иҗади хезмәт белән оешкан коллективны кабул иткән.
“Күп еллар узды, ә идеяләр, планнар һәм уйлар үсеш ала бара һәм көчәя”, – ди Татьяна Николаевна.
“Миләшкәй” коллективы – төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә – халыкара дәрәҗәдәгеләрдә актив катнашучы, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре һәм педагогларының балалар бакчасы базасында республика, зона, район күләмендәге методик очрашулары уздырыла. Балаларның юл-транспорт җәрәхәтен профилактикалау балалар бакчасы эшенең өстенлекле юнәлеше булып тора. “Миләшкәй” тәрбиячеләре педагогия коллективы буларак, шулай ук аерым педагоглар тарафыннан да, “Эш тәҗрибәсеннән чыгып” дигән методик әсбап булдырылган. Республика бәйгесендә катнашу нәтиҗәләре буенча педагогларның “Яшел ут” хезмәте ДДТТны профилактикалау буенча Бердәм республика җыентыгына кергән.
“Без ирешелгәннәрдә туктап калмыйбыз. Безнең педагоглар ел саен үзләренең квалификациясен һәм белемен арттыралар. Теләсә кайсы белем бирү учреждениесенең нигезе – ул тәрбия-белем бирү барышын максатчан, көндәлек үткәрү. Безнең балалар бакчасы “Туганнан алып мәктәпкә кадәр” дип исемләнгән программа буенча Н. Е. Веракса редакцияләвендә эшли. Әмма шулай ук һәр педагог инновацион программаларны һәм методикаларны файдалана. Аеруча да кулланыла торганнары – болар: проект эшчәнлеге, ТРИЗ, рәсем ясауның традицион булмаган техникасы, авторлык программалары. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә сабыйны шәхес буларак үстерү; балаларны тәрбияләү, укыту, мәктәптә алга таба да укыту һәм социаль мохиттә яшәргә өйрәтү һәм әзерләү өчен шартлар булдырылган. Мондый ихтыяҗлар дәресләр, әңгәмәләр, чаралар, түгәрәк эшләре, экскурсияләр, походлар, бәйрәмнәр, балалар һәм безнең төп ярдәмчеләр булган ата-аналар белән аерым эшләү ярдәмендә тулылана. Бүген инде безнең чыгарылышлар үзләре йөргән балалар бакчасына сабыйларын алып килә, ә без, үз чиратыбызда, безгә ышанганнары өчен рәхмәт белдерәбез. Хезмәтебез вакыт белән тикшерелгән дип әйтергә мөмкин”, – дип билгеләп үтә балалар бакчасы мөдире.
“Миләшкәй”дә 2016 елда капиталь ремонт ясалган, ә 2019 елда – тирә-юнь территориясе төзекләндерелгән, балалар бакчасының матди базасы да ел саен тулыланып тора.
“Балалар бакчасы коллективында 35 кеше көн саен алыштыргысыз һәм намуслы хезмәт куя, алар тәрбиялиләр, уңайлылык һәм җылылык булдыралар, юалар һәм җыештыралар, әзерлиләр һәм беренче ярдәм күрсәтәләр”, – диде Татьяна Лубганс һәм А. М. Ерастова белән Т. В. Эсметьеваның балалар бакчасына тугры калуларын – аларның балалар бакчасында утыз елдан күбрәк эшләүләрен; мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Г. Н. Вишнякова, Г. Р. Галиәкбәрова, С. А. Малькина, Т. В. Моисеева, Н. М. Россеева, А. Р. Степанованың егерме елдан күбрәк хезмәт куюларын билгеләп үтте.
“Безнең ветераннар:
белемле, җаваплы, хәзерге
“Миләшкәй”не оештыра
алган кешеләр хакында
аерым әйтеп үтәсе килә”, –
диде Татьяна Николаевна
һәм Л. П. Абрамова,
Л. А. Боброва,
Г. В. Вәлиева,
Р. Г. Гасимова,
Е. П. Ерусланова,
Р. Б. Красноперова,
Г. А. Лаврова,
Т. Н. Нестерова,
А. М. Сафиуллина
балалар бакчасы
ачылган көннән
алып лаеклы ялга
чыкканчыга кадәр
җаваплы эшләделәр диде.
Л. И. Арсеньева,
Р. И. Вәлиев,
Н. М. Корнеева,
Н. И. Самаркина
“Миләшкәй”дә
озак еллар
хезмәт куйганнар.
“Мәктәпкәчә яшь – теләсә кайсы бала тормышында бик әһәмиятле һәм җаваплы чор, нәкъ тә әлеге вакытта аның холкы һәм сәламәтлегенә нигез салына. “Миләшкәй” коллективының хезмәт осталыгы, иҗадилыгы, мәрхәмәтле һәм сизгерлеге ярдәмендә балалар бакчасы сабыйлар өчен икенче йорт булып тора”, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.
“Миләшкәй” балалар бакчасы – Тәтеш районында мәктәпкәчә белем бирү буенча алдынгыларның берсе. Биредә үз эшенең осталары булган педагоглар эшли. Йөзләгән малайлар һәм кызлар биредә тормыштагы беренче адымнарын ясаган. Балалар бакчасы һәм сәләтле педагогия коллективы төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңүгә ирешәләр”, – диде район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы Гөлнара Кирилина.
Балалар бакчасы коллективы балалар бакчасының барлык казанышлары – ул мәктәпкәчә учреждениенең элекке һәм хәзерге коллективларының хезмәт җимеше, дип саный һәм моның белән беррәттән “Миләшкәй”гә район җитәкчелеге, шулай ук район җитәкчеләре һәм балалар бакчаларындагы хезмәттәшләре белән үзара бердәм эшләүне зур булышлык икәнлеген билгеләп үтәләр.
“Миләшкәй, Миләшкәй – син барыбыз өчен туган йорт! Һәм, Миләшкәй, сиңа уңышлар юлдаш булсын!” – дигән сүзләр балалар бакчасы коллективының үзенә бер төрле шигаренә әверелгән.
“Миләшкәй” балалар бакчасы коллективында бүген 35 кеше хезмәт куя.
Педагогия коллективы унбиш кешедән тора, шулардан:
– 12 кеше (80 %) – югары
белемле;
– 3 кеше (20 %) – урта махсус
белемле;
– 3 кеше (20 %) – югары
квалификация категорияле;
– 8 кеше (54 %) – беренче
квалификация категорияле;
– бер педагог Татарстан
Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде (2019 ел).
Бүгенге көндә балалар бакчасына яшь буенча – биш һәм төрле яшьтәге бер татар төркеменә 125 сабый йөри.
Нет комментариев