4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне бәйрәм белән котлый:
– Халыклар бердәмлеге көне безгә бердәмлекнең бөек көчен искә төшерә. Дүрт гасырдан артык элек безнең ата-бабаларыбыз теләсә нинди сынауларны бары тик бергәләп кенә җиңеп, җиребезне саклап кала алуыбызны дәлилләгәннәр. Тәтеш районы һәрвакытта яхшы күршелек белән дан тотты. Җиребездә төрле милләт кешеләре тыныч һәм тату гомер кичерәләр, аларны туган якка мәхәббәт һәм уртак тарихка хөрмәт берләштерә. Нәкъ менә шушы бердәмлек безгә бүген районны үстерергә һәм киләчәккә ышанычлы карарга ярдәм итә. Сезгә һәм гаиләләрегезгә иминлек, җитешлек, үзара аңлашып яшәвегезне телим.
Нет комментариев