Роспотребнадзор: Ковид белән хушлашмадык
Көн темасы

Роспотребнадзор: Ковид белән хушлашмадык

Роспотребнадзор искә төшерә, күпчелек чикләүләрне гамәлдән чыгаруга һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар санының кискен кимүенә дә карамастан, җәйге айларда КОВИД-19ның таралу куркынычы саклана.

(Тәтеш, 20 июль, “Тәтеш таңнары”). Коронавирус инфек­циясеннән вакцина ясату ярдәмендә барлыкка килгән иммунитет акрынлап көчсезләнә. Омикрон-коронавирус штаммы таралган вакытта күпчелек гражданнарда барлыкка килгән табигый иммунитет кимү үзлегенә ия. 

ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин саклану чаралары турында искә төшерә:
1.      Үзегезне начар хис иткәндә, әгәр сезнең хәтта Ковид-19 ПЦР-тестыгыз тискәре нәтиҗәне күрсәтсә дә, чир билгеләре (томау, тамак авырту, баш һәм кул-аяклар авырту, йөткерү, температура күтәрелү яки бизгәк булу, тын кысылу, хәлсезлек) бөтенләй дә бетмичә торып, тирә-юньдәгеләр белән аралашудан читләшегез. 
2.      Әгәр ­авырсагыз өй­дә генә торыгыз. Үз бел­деклегең буенча дәвалану белән шөгыль­ләнмәгез. Табиб чакыртыгыз! Үзе­гезнең сәламәтлек торышын кү­зәтеп торыгыз, әгәр сез чирләвегезне сизсәгез һәм авыру билгеләре көчәйсә, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итегез һәм белгечнең киңәшләрен үтәгез. Даруларны бары тик табиб билгеләнеше буенча гына кабул итегез.   
3.      Биналарны даими җилләтеп торыгыз (30 минут дәвамында). Әлеге профилактика чарасы сезнең башка кешеләр белән  бергә булган урында чир йоктыру ихтималын мөмкин кадәр киметә. Үтәли җил, капма-каршы тәрәзәләр бер үк вакытта ачылган булса, аеруча да нәтиҗәле ысул булып санала. Тәрәзәләр һәрчак бераз итеп ачып куелган килеш торганда да мондый нәтиҗәне бирми, чөнки кирәкле һава әйләнешен тәэмин итми.
4.      Чир көчле төрдә булмасын өчен, үзегезне вакцина ярдәмендә сак­лагыз. Исегездә тотыгыз, мәкерле чир белән көрәшер өчен кирәкле иммунитет дә­рәҗәсен саклау максатында һәр ярты ел саен Ковид-19дан прививка ясатырга киңәш ителә. 
5.      Кулларыгызны юыгыз! Кулларны сабын белән юу балачактан ук һәркемгә дә таныш һәм гади гадәт – ул коронавирус инфекциясен профилактикалауның мөһим бер өлеше булып тора һәм чынлыкта да сәламәтлекне сакларга яр­дәм итә. 
6.      Кешеләр күмәк җые­ла торган урыннарда битлек куллану киңәш ителә. 
Шушы ук чаралар сезгә, сезнең дусларыгызга һәм якыннарыгызга тын кысылу чирләрен, шул исәптән грипп йоктыру куркынычын киметәчәк. 
 


Нет комментариев