Шәһәрне, авылларны тәртипкә китерәбез
Тәтеш районында агымдагы елның 1 апреленнән 31 маена кадәр торак пунктлар территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык узачак.
(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”, Юлия Калинина). Санитар-экологик ике айлык үткәрүне координацияләү максатында оператив штаб булдырылды, анда төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре кертелде, шулай ук Тәтеш районында санитар-экологик торышны яхшырту буенча чаралар планы расланды. План нигезендә, оешмалар һәм учреждениеләр тарафыннан беркетелгән территорияләрне чистарту буенча өмәләр үткәреләчәк, рөхсәтсез булдырылган чүплекләр ачыкланачак, су объектлары, җитештерү биналары, терлекчелек фермалары, машина-трактор парклары, урамнар, зиратлар, балалар мәйданчыклары, урман полосалары чистартылачак, һәйкәлләр һәм обелисклар территорияләре төзекләндереләчәк, “Экояз-2023” районкүләм акциясе һәм башка чаралар узачак.
– Исегезгә төшерәм, ТР Административ хокук бозу кодексының 3.6нчы маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү буенча муниципаль кагыйдәләрне, калдыклар белән эш итү буенча муниципаль кагыйдәләрне бозу гражданнарга – ике меңнән өч мең сумга кадәр; вазифаи затларга – унбиш меңнән алып утыз мең сумга кадәр; юридик затларга – ике йөз меңнән алып биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салуны күз уңында тота. Ел дәвамында кабат шундый ук гамәлләрне кылган гражданнар өчен – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр; вазифаи затларга – утыз меңнән алып илле мең сумга кадәр; юридик затларга – биш йөз меңнән алып бер миллион сумга кадәр административ штраф салу каралган, – дип хәбәр итә районның административ-техник инспекциясе начальнигы Максим Гудков.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев