Рима Сафиуллова, «ИСТОКИ» мәдәни инициативаларга ярдәм итү һәм үстерү фонды директоры, «Интернациональ хатын-кызлар берлеге» ТИО вице-президенты һәм Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш җирле оешмасы җитәкчесе Төркмәнстанда узган «Тынычлыкны саклауда һәм тотрыклы үсешкә ирешүдә хатын-кызларның роле» дип исемләнгән Халыкара хатын-кызлар диалогында катнашты.
Форум хатын-кызлар бергәлегенең тынычлыкны ныгытуга, җәмгыятьне үстерүгә һәм тотрыклы үсеш максатларын тормышка ашыруга керткән өлеше турында фикер алышу өчен төрле ил һәм төбәк вәкилләрен җыйды.
Мәйданчыкта экспертлар фикерләре яңгырады, иҗтимагый хәрәкәт лидерлары тәҗрибәләре белән уртаклашты, шулай ук хезмәттәшлекнең яңа юнәлешләре – мәдәни проектлардан алып социаль инициативаларга кадәр билгеләнде.
Тәтеш районы өчен Рима Сафиуллованың мондый зур вакыйгада катнашуы – аның иҗтимагый эшен тану. Аның эшчәнлеге берьюлы берничә мөһим тармакны берләштерә: мәдәни инициативаларга ярдәм итү, хатын-кызлар лидерлыгын үстерү һәм милләтара багланышларны ныгыту. Аның форумда катнашуы зур булмаган шәһәр һәм район хатын-кызларының зур иҗтимагый процессларга үз өлешләрен кертүенең тагын бер дәлиле. Шулай ук Рима Гомәр кызы Төркмәнстан ягы тарафыннан Бәйсез Дәүләтләр Берлеге дәүләтләре башлыклары Советы утырышы уңаеннан үткәрелгән рәсми кичке ашка хөрмәтле кунак сыйфатында чакырылган.
Нет комментариев