Октябрь аенда Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге хезмәткәрләре сәламәтлеккә авыр зыян китерү, үтерү һәм урлау очраклары буенча тикшерү эшләре алып барган.
10 октябрьдә төнге сәгать икеләр тирәсендә Тәтеш шәһәрендә яшәүче, 1976 елгы, элек хөкем ителгән ир-ат низаг вакытында 1983 елгы бергә яшәүче хатын-кызга пычак белән җәрәхәт ясаган;
12 октябрьдә көндезге сәгать 2ләр тирәсендә Монастырский авылында яшәүче, 1982 елгы, элек хөкем ителгән ир-ат низаг вакытында авылдашына пычак белән җәрәхәт ясаган. Алган яраларыннан зыян күрүче вакыйга урынында ук вафат булган. Җинаятьче тоткарланган, җинаять эше кузгатылган.
20 октябрьдә полиция хезмәткәрләре Бакырчы авылында яшәүче кешедән җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза кабул иткән. Гаризада билгесез затның Киртәле авылындагы кибет бинасына үтеп кереп, аннан гомуми бәясе 3 508 сумлык 8 шешә алкогольле эчемлек урлавы турында хәбәр ителә. Оператив-эзләү чаралары барышында урлаучы ачыкланган.
28 октябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлегендә Тәтеш шәһәрендә яшәүче хатын-кызның җинаять җаваплылыгына тарту турындагы гаризасы теркәлгән. Гаризада билгесез затның аның йортына үтеп кереп, аннан гомуми бәясе 5 500 сумлык шөреп боргыч, болгарка һәм электрозайткыч урлавы турында хәбәр ителә. Хәзерге вакытта оператив-тикшерү чаралары үткәрелә.
Нет комментариев