Тәтеш районының бер авылында яшәүчеләрдән аккош барлыгы турында хәбәр килгән
Җәмгыять

Тәтеш районының бер авылында яшәүчеләрдән аккош барлыгы турында хәбәр килгән

-----

Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренә Тәтеш районының бер авылында яшәүчеләрдән күлдә инде берничә көн очып китә алмаган аккош барлыгы турында хәбәр килгән.

Белгечләр тиз арада урынга барганнар. Аккош чыннан да ярдәмгә мохтаҗ булып чыккан, ул һавага күтәрелә алмаган. Хезмәткәрләр аккошны сак кына итеп тотканнар һәм Тәтеш районының ветеринария хезмәтенә китергәннәр. Ветеринарлар визуаль карау уздырганнар. Зарарлануның тышкы билгеләре табылмаган. Хәзер аккошның алдагы язмышы профильле белгечләр тарафыннан хәл ителә - аккошның хәле күзәтелә, ярдәм төрләре карала.

- Кошны вакытында күреп алган һәм вәзгыять турында хәбәр иткән битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерәбез. Нәкъ менә шундый җәлеп ителү кыргый хайваннарны коткарырга ярдәм итә. Әгәр дә сез хәлсезләнгән яки үзен тиешенчә тотмаган кыргый хайванны күрсәгез, зинһар, үзегез генә ярдәм итәргә тырышмагыз, белгечләргә хәбәр итегез, - диләр ветеринария белгечләре.


Нет комментариев