Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ветераннарын котлый:

– Полициядә хезмәт итү – гади һөнәр генә түгел, ә батырлык, югары дәрәҗәдәге һөнәри осталык һәм теләсә кайсы мизгелдә ярдәмгә килергә әзер булуны таләп иткән вазифа.

Сез законлылык һәм ­хокук тәртибе сагында торасыз, гражданнарыбызның иминлеген, гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен саклыйсыз.

Сезнең көндәлек фидакарь хезмәтегездән районыбыз халкының тынычлыгы, тотрыклылыгы һәм иртәгәге көнгә ышанычы турыдан-туры бәйле.

Хезмәт ветераннарына аерым рәхмәт сүзләре белдерәсем килә. Сез Ватанга намус белән хезмәт итүнең ныклы традицияләренә нигез салдыгыз, полиция хезмәткәрләренең берничә буынына бәяләп бетергесез тәҗрибәгезне тапшырдыгыз.

Сезгә нык сәламәтлек, хезмәтегездә уңышлар һәм катлаулы, әмма игелекле эшегездә һөнәри казанышлар телим. Өйләрегездә сезне һәрвакыт ышанычлы терәк, гаилә җылысы һәм иминлек көтсен. 

10 ноябрь – Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне. 


Нет комментариев