Суд хөкем карары чыгарган
ЮХИДИ тәрәзәсе

Суд хөкем карары чыгарган

Тәтештә суд юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу турындагы административ эшне караган.

Май ае башында, төнлә белән, җиңел автомобиль йөртүче Ибраһимов Тәтештә торак йорт­ларның берсе янында тоткарланган. Дәүләт автоинспекциясе  хезмәткәрләре ачыклаганча, ир-ат транспортын исерек хәлдә идарә иткән. Бу юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7нче пунктын турыдан-туры бозу булып тора.

Йөртүченең гамәлләре РФ административ хокук бозу Кодексының 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә, транспортын исерек хәлдә идарә иткән өчен квалификацияләнә. Карар чыгарганда суд хокук бозуның шартларын гына түгел, ә хокук бозучының шәхесенә кагылышлы мәгълүматларны, шулай ук аның гаилә һәм мөлкәт хәлен дә исәпкә алган.

Эшне карау нәтиҗәләре буенча Ибраһимовка административ җәза билгеләнгән: 45 мең сум күләмендә штраф салынган һәм ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү ­хокукыннан мәхрүм ителгән.

Тәтеш районының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе карары нигезендә ­бастырылды


Нет комментариев