-----
Бакырчы урта мәктәбе укучылары мәдәният һәм авыл җирлеге администрациясе хезмәткәрләре белән берлектә «Чиста яр» экологик акциясе үткәрделәр, ул «Россия суы» бөтенроссия акциясе һәм «экологик иминлек» илкүләм проекты кысаларында уза.
– Бергәләп «Хәят» чишмә комплексы территориясендәге елганы һәм күлнең яр буйларын көнкүреш калдыкларыннан, пыяла банкалардан һәм пластик шешәләрдән чистарттык.
Акциядә катнашучылар үзләренең шәхси үрнәкләре белән һәр кешенең сулыкларның чисталыгын саклауга үз өлешен кертә алуын күрсәттеләр, – дип билгеләп үтә бакрчылылар.
Нет комментариев