Җәмгыять

Татарстанда яшәүче 60 меңгә якын кеше 2026 ел башыннан пенсияләренең күләмен белә алды

Татарстанда яшәүче 45 яшькә җиткән ир-атлар һәм 40 яше тулган хатын-кызлар формалашкан пенсия хокуклары турында хәбәрнамә алалар. Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге аларны өч елга бер мәртәбә «Дәүләт хезмәте» порталы аша проактив форматта җибәрә.

Мондый хәбәрнамәләр булачак иминият пенсиясен формалаштырганда нинди мәгълүматлар исәпкә алынуын алдан ук күрергә мөмкинлек бирә. Документта иминият стажының дәвамлылыгы һәм тупланган индивидуаль пенсия коэффициентлары саны чагылыш таба. Шунда ук пенсиянең агымдагы елда гамәлдә булган пенсия коэффициенты бәясеннән һәм теркәлгән түләү күләменнән чыгып исәпләнгән беренчел күләме күрсәтелә. Пенсия тупланмалары булган очракта,  хәбәрнамәгә шулай ук алар турында мәгълүмат та кертелә.

 

Мәгълүматларны булачак пенсияне бәяләү өчен генә түгел, шәхси исәп-хисапны тикшерү өчен дә кулланырга мөмкин. Әгәр дә кеше хәбәрнамәдә аерым эш чорлары яки башка мәгълүматларның исәпкә алынмавын яки дөрес күрсәтелмәвен ачыкласа, мәгълүматны алдан ук төзәтергә мөмкин.

 

Шәхси счетка төзәтмәләр кертү буенча гаризаны Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә, Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлегенең яисә  күпфункцияле үзәкнең клиент хезмәтендә шәхсән тапшырырга мөмкин. Аерым чорларны раслау өчен хезмәт эшчәнлеге турында документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки хезмәт килешүе кирәк булырга мөмкин.


#сфр

Нет комментариев