13 октябрьдә, Казанның 32нче балалар бакчасы базасында «Балалар бакчасында фольклор уеннары» программасын гамәлгә кертү һәм сынау буенча мәктәпкәчә учреждениеләр – терәк мәйданчыклар җитәкчеләре өчен республика семинары узды.
Семинар эшендә Тәтеш шәһәренең «Сабый» балалар бакчасы мөдире О.В. Орехова катнашты. Балалар бакчасы икенче ел «Балалар бакчасында фольклор уеннары» программасын сынауда катнаша.
Нет комментариев