Җәмгыять

Тәтеш районында Ак таяк айлыгы уза

-----

– Ак таяк – ул символ гына түгел, бу бәйсезлек, күрү сәләте тайпылышы булган кешеләрнең ихтыяр көче билгесе. Сез көн саен максатчанлык һәм тормышка мәхәббәтнең теләсә нинди каршылыкларны җиңәргә сәләтле икәнен дәлиллисез. Сез актив иҗтимагый эшчәнлек алып барасыз, иҗатта, спортта һәм хезмәттә уңышларга ирешәсез, тирә-юньдәгеләргә ныклык үрнәге күрсәтәсез.

Без район мохитен һәркем өчен уңайлырак, һәркем өчен ачык итүне дәвам итәчәкбез, мохтаҗларга ярдәм күрсәтәчәкбез һәм тигез мөмкинлекләр җәмгыяте төзиячәкбез. Күрү сәләте начар булган кешеләрне берләштерү һәм аларга ярдәм итү эшенә үз өлешләрен керткән җирле иҗтимагый оешмаларга, битараф булмаган барлык кешеләргә ихлас рәхмәтемне белдерәм.

Сезгә һәм якыннарыгызга күңел җылысы, бәхет һәм һәр йортка иминлек телим, – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә.


Нет комментариев