Уңышны язга кадәр саклагыз
Җәмгыять

Уңышны язга кадәр саклагыз

Бакчачыларга яшелчәләрне мөмкин кадәр озаграк сусыл һәм нык килеш сак­ларга ярдәм итә торган төп этаплар белән танышырга тәкъдим итәбез.

Яшелчәләрне мөмкин кадәр озаграк саклыйк

– Уңышны бик иртә җыю яки, киресенчә, соңарып җыю яңа гына бакчачылык белән шөгыльләнә башлаучыларның төп хаталарыннан берсе булып тора. Өлгереп җитмәгән тамыразыклар тиз шиңә, ә артык өлгергәннәре яргаланырга мөмкин. Аларның өлгергәнлеген ачыклау җиңел: чөгендерне кишергә караганда иртәрәк җыялар, ә кишер аз гына салкынга чыдый һәм салкын һавада шикәр туплый. Көрәк урынына сәнәк куллану яхшырак. Көрәк белән яшелчәне урталай кисеп ташлау бик җиңел. Сәнәк белән түтәлнең кырыеннан туфрак катламын сак кына күтәреп, тамыразыкларны сабакларыннан тотып җиңел генә чыгаралар.

Яшелчәләрне бер-берсенә яки җиргә бәрмәгез. Башта туфракны бераз киптерергә кирәк, аннары туфракны перчатка белән сак кына чистартып алалар. Яфрак-сабакларын да дөрес итеп кисәргә кирәк. Аны калдырырга ярамый: ул тамырдагы бөтен дымны үзенә суырачак. Чөгендернең сабагын кул белән борып өзәләр, якынча 1 сантиметр озынлыктагы өлешен калдыралар.

Кишернең яшел сабагын үткен пычак нигезендә “башы” белән бергә кисәләр (тамыразыкның үзеннән 1–2 миллиметр чамасы эләктереп). Бу язын кишернең шытып чыгуын туктатырга ярдәм итә. Уңышны җирдән алганнан соң ук, аны түтәлдә яки ышык урында 2–3 сәгать киптерергә кирәк, – ди Россельхозцентрның ТР буенча әйдәп баручы белгече Салават Галимҗанов.

– Озак вакыт саклау өчен бары тик яхшы, бөтен, уртача зурлыктагы яшелчәләрне генә сайлап алабыз. Зур һәм вак яшелчәләрне беренче чиратта куллану өчен аерып куябыз, чөнки алар иң начар саклана. Зарарланган, ярылган яки корткычлар ашаган яшелчәләрне кичекмәстән эшкәртәбез: угычтан чыгарып туңдырабыз, дегидраторда киптерәбез яки борщ өчен аштәмләткечләр әзерләүгә тотабыз.

Яшелчәләрнең тереклек барышын туктату һәм уңышның күгәреп бозылуына юл куймау өчен саклау шартларын төгәл үтәргә кирәк: температура – 0дән +2 градуска кадәр; һава дымлылыгы – 90–95 процент. Углекислый газ тупланып калмасын өчен җилләтү һичшиксез кирәк.

Яшелчәләр. фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Кышны уңышлы үткәрүнең биш ысулы

Комда – кишер һәм сельдерей өчен классик ысул. Ком чиста һәм бераз дымлы булырга тиеш (йодрыкка кысканда бергә оеша, әмма аннан су акмый). Тамыразыкларны бер-берсенә тимәслек итеп тезәләр һәм һәр катлам өстенә ком сибәләр.

Ком урынына ылыслы агачларның коры пычкы чүбен кулланырга мөмкин. Андагы фитонцидлар черетүче бактерияләрнең үрчүен тоткарлый.

Ачык капчыкларда – чөгендер һәм торма өчен аеруча уңайлы. Яшелчәләрне 15–20 килограммлап тыгыз полиэтилен капчыкларга салалар, әмма  капчыкларны һич кенә дә бәйләргә ярамый. Углекислый газ ачык капчык төбенә җыела һәм табигый консервант ролен үти.

Бәрәңге белән чөгендерне бергә кую – идеаль күршелек. Бәрәңге үзенә зыян китерә торган артык дымны актив рәвештә бүлеп чыгара. Бәрәңге өстенә җәелгән чөгендер шул дымны үзенә сеңдерә. Нәтиҗәдә, бәрәңге коры, ә чөгендер сусыл булып кала.

Кишер. Фото: Гузәл Сумочкина

Балчык “боламыгы” – кишернең кыйммәтле сортлары өчен хезмәтне күп таләп итә торган ысул. Балчыкны су белән сыек каймак куелыгына кадәр болгаталар, һәр яшелчәне шуңа манып алалар һәм киптерәләр. Нечкә кабык яшелчәне кибүдән һәм авырулардан теләсә кайсы суыткычка караганда яхшырак саклый.

Көзен яшелчәләрне сайлап сортларга аеруга һәм дөрес итеп саклауга тиешле игътибар биреп, сез гаиләгезне киләсе уңышка кадәр табигый яктан чиста, сусыл һәм файдалы ризыклар белән тәэмин итә аласыз.


Нет комментариев