18 октябрь – Әтиләр көне.
Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов ир-атларны котлый:
– Яхшы әти булу – ул ир-атларның төп җаваплылыгы, зур хезмәт һәм шул ук вакытта олы бәхет. Әтиләрнең зирәклеге, ярдәме һәм ышанычлы үрнәге балаларга иң яхшы кешелек сыйфатларын сала. Яхшы, игътибарлы, яратучан әтиләр күбрәк булган саен, бәхетле гаиләләр дә күбрәк, дәүләтебезнең һәм җәмгыятебезнең нигезе дә ныгый гына бара.
Ир-ат һәрвакытта үз гаиләсен һәм Ватанын саклаучы булды. Һәм хәзерге вакытта да безнең ир-атлар дәүләтебезне якларга бастылар. Без аларның илебезнең бәйсезлеге һәм гаиләләренең лаеклы киләчәге хакына башкарган каһарманлыклары, ныклыгы һәм данлы батырлыклары белән горурланабыз.
Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, гаилә җылысы, тынычлык һәм иминлек телим. Балаларыгыз сезне үзләренең уңышлары белән сөендерсеннәр, һәрвакытта игътибарлы һәм кайгыртучан булсыннар!
Нет комментариев