Синоптиклар республикада томан төшү һәм бозлавык хасил булу хакында кисәтте
Көн темасы

Синоптиклар республикада томан төшү һәм бозлавык хасил булу хакында кисәтте

Дүшәмбе көндез -15, -21 градус салкын булуы көтелә.

(Тәтеш, 21 декабрь, “Тәтеш таңнары”). 21 декабрьдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән томан төшүе көтелә. Шулай ук көндез һәм кич юлларда бозлавык барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

21 декабрьдә көндез -15, -21 градус салкын булачак.

Якынча белешмә буенча, 22 декабрьдә республикада һава шартларында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Төнлә -18.. -23, урыны белән -28 градуска кадәр суытачак. Көндез -12.. -17 градус салкын булачак.  Аны «Татар-информ» хәбәр итә.


Нет комментариев